Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Күңел тә­рәз­лә­рен как­тың, мө­гал­ли­мәм...

2023 ел - Укытучы һәм остаз елы булганлыктан, мин мәктәбебездәге ту­ган тел һәм әдә­би­ят укы­ту­чы­быз – Рә­сү­ле­ва Эль­ми­ра Рә­ис кы­зыннан интервью алырга булдым әле.

Без­нең ту­ган тел һәм әдә­би­ят укы­ту­чы­быз – Рә­сү­ле­ва Эль­ми­ра Рә­ис кы­зы. Ул га­ди, та­ләп­чән һәм бик тә хис­чән. Ка­ды­баш мәк­тә­бен­дә укый баш­ла­ган­да бе­рен­че дә­рес­тән үк оша­ды ул ми­ңа. Рес­пуб­ли­ка олим­пи­а­да­сын­да кат­на­шыр­га да дәрт уят­ты. Шул бе­рен­че дә­рес­тә үк әл­лә ни­ка­дәр ст­ра­те­гик план­нар ко­рып куй­ды. Эль­ми­ра апам­ның та­гын бер ягы­на игьъти­бар ит­тем: бик җи­тез һәм кы­зу ке­ше ул. Әйт­кән сүз шул ми­нут­та үтә­лер­гә ти­еш. Эль­ми­ра апа­дан ин­тервью алыр­га бул­дым әле.

   – Эль­ми­ра апа, сез ни­гә укы­ту­чы­лык­ны сай­ла­ды­гыз?

  – Гү­зә­лия, га­дәт­тә укы­ту­чы­лар­га мон­дый со­рау бир­сә­ләр, кү­бе­се кеч­ке­нә­дән үк «мәк­тәп­ле» уй­нап, кур­чак­лар укыт­тым, ди. Бил­ге­ле, ми­нем бе­лән дә шу­лай бул­ды. Ми­нем әни­ем, әни­ем­нең абый­сы да төп­ле бе­лем­ле укы­ту­чы­лар. Икен­че­дән, үзем­не нәкъ шу­шы һө­нәр өчен яра­тыл­ган­мын дип хис итәм, чөн­ки мин үз эшем­нән тәм та­бып яшим.

     – Ә ни өчен та­тар те­лен сай­ла­ды­гыз, әни­е­гез ке­бек ма­те­ма­ти­ка фә­нен тү­гел?

     – Мө­га­ен, ми­ңа тел­че бу­лу сә­лә­те күб­рәк би­рел­гән­дер. Мон­да әти­ем­нең ро­лен то­ям. Ул кеч­ке­нә­дән ми­не әдә­бият­ны яра­тыр­га өй­рәт­те. 4 яшь­лә­рем­дә үк «Пи­о­нер­ка Гөл­чә­чәк­кә хат», «Шү­рә­ле»­не ят­лат­ты. Мәк­тәп­тә укы­ган­да да бәй­ге­ләр­дә әти тәкъ­дим ит­кән ши­гырь­ләр­не сөй­ли идем. 4 нче сый­ныф­та укы­ган­да Гәү­һә­рия апа Шәй­мар­да­но­ва­ның «Бе­рен­че Адым­нар» тү­гә­рә­ген­дә ши­гырь язар­га өй­рән­дем.

  Мәк­тәп­тән соң кай­да укы­ды­гыз?

– Бик тә дә­рә­җә­ле са­нал­ган Ар­ча пе­да­го­гия учи­ли­ще­сын­да. Әле­ге уку йор­ты ми­ңа ти­рән бе­лем һәм тәр­бия бир­де. Тор­мыш тәҗ­ри­бә­сен дә мин Ка­зан ар­тын­нан туп­лый баш­ла­дым.

 – Сту­дент ел­ла­ры­гыз ни­чек уз­ды?

 – Иң са­ми­ми, иң рә­хәт ел­лар бул­ган ул. Кай­та-кай­та, шул ва­кыт­лар­ны ис­кә алам. Нәкъ хә­зер­ге ке­бек бер ми­нут та ва­кы­тым юк. Әле «Ди­сә­нә» во­кал ан­самб­ле­нә, әле рит­ми­ка­га ча­бам. Учи­ли­ще­кү­ләм бәй­рәм кон­цер­тын алып ба­ра­сы, шу­ңа һәр ан­самбль ре­пер­ту­а­рын­да­гы но­мер­лар­ны җы­ям. Груп­па бе­лән кон­курс­лар­да кат­на­ша­быз, во­лей­бол яры­шы...

Сез бәй­ге­ләр­гә уку­чы­лар­ны да әзер­ли­сез, үзе­гез дә  сы­на­лыр­га яра­та­сыз. Нин­ди бәй­ге­ләр­дә кат­на­ша­сыз?

– Һәр бәй­ге ул ке­ше­не кон­ку­рент­лык­ка сә­ләт­ле шә­хес итеп үс­те­рә.

Эш­тә­ме, тор­мыш­та­мы – кай­да да мин кө­рәш­тә. Ел са­ен дөнь­я­кү­ләм «Ә­дә­би ма­ра­фон»­да кат­на­шып, «Ә­дә­би кө­рәш»­тә дә кө­чем­не сы­ныйм. Бе­рен­че ел­да җи­ңе­леп кайт­кач, икен­че ел­ны үҗәт­лә­неп әзер­лән­дем һәм бе­рен­че­лек­не яу­ла­дым. Го­му­мән, ми­нем хол­кым шун­дый: җи­ңе­лү­ләр ал­га та­ба җи­ңү­ләр­гә сти­мул гы­на би­рә. Бы­ел Бө­тен­рә­сәй «Иң ях­шы ту­ган тел укы­ту­чы­сы» бәй­ге­се­нең йом­гак­лау эта­бын­да кат­наш­тым. Бу бәй­ге ми­ңа бик күп яңа­лык­лар­ны бе­лер­гә, үзем­не үс­те­рер­гә мөм­кин­лек ач­ты.

   – Эль­ми­ра апа, ки­лә­чәк­кә нин­ди те­ләк­лә­ре­гез бар?

 Гү­зә­лия, ме­нә син бы­ел әдә­би­ят­тан рес­пуб­ли­ка при­зе­ры бул­дың. Та­тар

те­лен үс­те­рү­гә зур өлеш керт­тең. Ал­га та­ба да ту­ган тел­дә сөй­лә­шү­че

ба­ла­лар тәр­би­я­ли ал­сак иде дип те­лим мин, чөн­ки тел яшә­сә, мил­ләт яши.

     Мин дә укы­ту­чымның те­ләк­лә­ре­нә ку­шы­лам. Ту­ган те­ле­без­гә туг­ры­лык­лы мил­ләт кыз­ла­ры бу­ла ал­сак иде.

Гү­зә­лия Рә­сү­ло­ва, Әгер­җе ра­йо­ны, Ка­ды­баш ур­та мәк­тә­бе, 7нче сый­ныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев