Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Китапка икенче гомер бүләк ит» акциясе башланды

Акция 15нче сентябрьдән 20нче октябрьгә кадәр үтә.

Акция хәйрия максатыннан оештырыла, мәктәп китапханәләрен тулыландыру, балаларда китап укуга кызыксыну уяту, китапка сакчыл караш тәрбияләү өчен үткәрелә.

Акция 15нче сентябрьдән 20нче октябрьгә кадәр үтә. «Китапка икенче гомер бүләк ит» акциясендә укучылар, әти-әниләр һәм теләге булган һәр кеше, шул исәптән оешмалар да катнаша ала. 

Бүләк ителгән китаплар санын мәктәпләр хисаплап бара һәм нәтиҗәләр ясый. Шул рәвешле иң күп китап җыйган мәктәпләр һәм сыйныфлар, иң күп китап тапшырган кешеләр билгеләп үтеләчәк.

Аларга рәхмәт хатлары тапшырылачак.

Акцияне ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев