Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Киләсе елда укучыларга цифрлы белем бирүче «Бир бишне!» проекты эшли башлаячак

Татарстанда мәктәп укучыларына цифрлы кушымталар ясарга өйрәтүче проектны эшләтеп җибәрәчәкләр.

Татарстанда мәктәп укучыларына цифрлы кушымталар ясарга өйрәтүче проект эшли башлар дип көтелә. Киләсе елда Татарстанда «Бир бишне!» («Дай пять!») проекты аша укучыларны цифрлы сервислар булдырырга өйрәтәчәкләр.

Бу турыда Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин "Цифрлы белем бирү контенты" онлайн-платформасының иң яхшы кулланучысы" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында хәбәр итте.

«Безнең алда йөз мең баланы программалаштыруга гына түгел, ә цифрлы кушымталар ясарга өйрәтү бурычы тора. Финалга үз цифрлы кушымталарын эшләгән ким дигәндә мең бала барып җитүен телибез», — дип сөйләде Айрат Хәйруллин.

Балаларны мәктәптә тьютор-укытучылар кушымталар төзергә өйрәтәчәк, дип билгеләп үтте ул.

«Без аларга хезмәт хакы түләрбез. Алар районнарда дәресләр үткәрергә ярдәм итәчәкләр», - дип ассызыклады Айрат Хәйруллин.

Моннан тыш, министр сүзләренчә, киләсе елның 1нче сентябренә «ТР Электрон мәгариф» системасын яңа платформага күчерү планлаштырыла. Гыйнвар аенда ук «Минем мәктәп» платформасы эшли башлаячак, пилот учреждениеләр билгеләнер дип көтелә.

"Без яңа системаны проектлау буенча зур эш башкардык. Монда традицион календарьлар, көндәлекләр генә түгел, укытучылар, директорлар һәм завучларга кирәк булган барлык административ функционал булачак.

Без укытучыларны кәгазь эшеннән, отчетлардан коткарырга телибез. Боларның барысы да автоматлаштырылган режимда булачак», - дип аңлатты Хәйруллин.

tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев