Мин - урман кызы бүген!
Табигать кочагында йөрим. Сокланып туя алмыйм. Сүзсез калам. Биредәге матурлык тагын кайда бар микән? Күңелгә шундый рәхәт. Теләсәм җырлап җибәрәм, йә булмаса кычкырып, урманнарны яңгыратып шигырь сөйлим. Хисләремне, уйларымны сер итеп кенә каеннарга җиткерәм. Төрле рәвештә фотога төшәм.
Бераз читтә Гөлсем әбием чәй үләннәре җыеп йөри. Телефондагы фотоларымны аңа да күрсәтергә булдым. Бер сурәт бигрәк тә ошады әбиемә. Безнең заманда "Татарстан яшьләре" гәҗитендә "Сердәш" дип аталган рубрика бар иде. Аның логотибы синең менә бу фотоңа бик ошаган иде. Шунда басылган язмаларны яратып укый идек, түземсезлек белән һәр санын көтеп ала идек, – ди. Әбием минем хәзер дә күп укый, гәҗит-журналлар яздыра. «Көмеш кыңгырау»да минем язмаларым чыккач, гәҗиткә бу ярты еллыкка да язылды.
"Көмеш кыңгырау" – ул минем Сердәшем. Яңалыгым булса да, сөенечем белән уртаклашасым килсә дә, соравым туса да мин «Көмеш кыңгырау»га мөрәҗәгать итәм. Яратам Сезне. Җәйге матур көннәрдә ялларыбызны онытылмаслык итеп үткәрик.
Таңсылу Ганиева, Яр Чаллы шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев