Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда «Милләтебез хәзинәләре» балалар өчен профильле смена узды

Быел сменага Татарстан, Башкортстан, Удмуртия Республикаларыннан, Пермь крае, Әстерхан, Владимир, Иваново, Киров, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Оренбург, Новосибирск, Төмән, Ульяновск,  Рязань өлкәләреннән балалар килде.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге 30 май ‒ 16 июнь көннәрендә «Волга» Яшьләр үзәгенедә «Милләтебез хәзинәләре» сменасын уздырды.

Сменаның максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбызның мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.

Быел сменага Татарстан, Башкортстан, Удмуртия Республикаларыннан, Пермь крае, Әстерхан, Владимир, Иваново, Киров, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Оренбург, Новосибирск, Төмән, Ульяновск,  Рязань өлкәләреннән балалар килде.

Унсигез көн дәвамында балалар өчен татар теле дәресләре; тарих,  вокал, бию, кул эшләре һәм журналистика буенча иҗади остаханәләр узды. Казан шәһәренә экскурсия һәм театрга бару оештырылды. Традицион «Идел кызы», «Идел егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» кебек конкурслар, спорт ярышлары узды. Әлеге чараларның һәрберсе балаларның сәләтләрен ачуга, аларда татар халкының милли яшәешенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт уятуга юнәлдерелгән.

Чыганак: https://www.mc-idel.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев