Казанда мәктәп укучылары арасында Мәрҗани исемендәге милли көрәш турниры узды
Төрле яшь һәм авырлык үлчәмнәрендә барлыгы 120 кеше көч сынашты.
Турнирда Казан шәһәре, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч районнары һәм Чувашия Республикасы яшь спортчылары катнашты.
Бүген Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә мәктәп укучылары арасында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге ачык милли көрәш турниры узды. Турнирның исеме дә гимназия атамасыннан алынган. Ул 18 ел элек шушы уку йортында оештырыла башлаган. Бүген ул республиканың абруйлы турнирлары рәтендә тора.
Казан шәһәрендә шөгыльләнүче балалардан тыш, турнирда Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч районнары һәм Чувашия Республикасы яшь спортчылары да катнашты. Төрле яшь һәм авырлык үлчәмнәрендә барлыгы 120 кеше көч сынашты.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/bugen-kazanda-maktap-ukucylary-arasynda-marani-isemendage-milli-koras-turniry-uzdy-5864945
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев