Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда яшь программистларның ике көнлек марафоны башланды

Казан мәдәният институтында «Цифрлы Арт-терапия» дигән хакатон старт алды.

Чара Kazan Digital Week халыкара форумы чаралары исәбенә керә.

Проектта программалаштыру, мобиль кушымталар эшләү, дизайн, интерфейс проектлау, психология, медицина һәм башка сораулар белән кызыксынган яшь һәм иҗади кешеләр катнаша. Иң яхшы проект авторлары акчалата грантлар алыр дип көтелә. Беренче, икенче һәм өченче урыннарга ия булучылар гомуми 300 мең сум приз фондын үзара бүләчәк.

«Без узган еллар хакатон кысаларында төзелгән карарларның дәвамын күрергә теләр идек. Сез ясаган проектлар алга таба тормышка ашса бик яхшы булыр иде. Әйтик, федерация дәрәҗәсендә үткәрелә торган студентлар стартаплары кысаларында», — дип мөрәҗәгать итте форумны ачу тантанасына ТР Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе рәисе Рифкать Миңнеханов.

Иң яхшы проект исеме өчен көрәш иртәгеге көнгә кадәр мәдәният институтында дәвам итәчәк. Ярышка Казан, Иннополис, Бөгелмә, шулай ук Мәскәү, Түбән Кама һәм Дагыстаннан 12 команда керешкән инде.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев