Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казанда беренче тапкыр «Гәүһәр» фестивале узды

Казанда «Гәүһәр» балалар фестивалендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларына йомгак ясадылар.

 

Казанда «Гәүһәр» балалар фестивалендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларына йомгак ясадылар. Бүген «Чулпан» мәдәни үзәгендә отчет концерты булды. Анда шәһәр мәктәпләрендә укучы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче 150 бала татар биюе һәм сөйләм сәнгате дәресләре вакытында алган күнекмәләрен күрсәтте.

«Гәүһәр» фестивале Казанда беренче тапкыр узды. Отчет концерты алдыннан сайлап алу туры оештырылды – мәктәп коллективлары зур сәхнәдә номерлар тәкъдим итү мөмкинлеге өчен көч сынаштылар. Иң яхшы коллективларны профессиональ жюри сайлады. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче фестивальдә катнашу хокукын шәһәрнең 15 ләп мәктәп укучысы һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче алды. Бүген алар татар халык биюләрен башкардылар, Габдулла Тукайның «Таз» әсәреннән өзек, Һади Такташның «Ак чәчәкләр» шигырен укыдылар һәм башка номерлар күрсәттеләр.

«Без «Гәүһәр» фестивален тагын бер тапкыр, 2023 ел ахырында, белем бирү проектларының өченче сезоны тәмамланганнан соң уздырырга өметләнәбез, – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. – Отчет чарасын мондый форматта уздыру мөһим, чөнки балалар беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгу мөмкинлеген ала, ә ата-аналар өчен туган телдә сөйләшүче яки татар биюен башкаручы баланы сәхнәдә күрү мөһим».

Отчет концертында ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов булды. Ул «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларын, башка юнәлешләр буенча дәресләр өстәп, киңәйтергә тәкъдим итте. «Бу балаларга күңелләренә хуш килгәнне сайларга һәм иҗат белән татар телендә шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк», – диде ул.

Концерт вакытында Гүзәл Сәгыйтова балалар өчен дәресләр үткәргән остазларга рәхмәт хатлары тапшырды. Әйтик, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында катнашучылар татар бию хәрәкәтләрен профессиональ биючеләр һәм педагог-хореографлар белән өйрәнделәр. Остазларның берсе ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Владислав Уткин булды. Ул икенче ел 13 нче номерлы гимназиядә дәресләр үткәрә, бу сезонда кече сыйныф укучылары белән эшләде. Аның сүзләренчә, балалар бию дәресләренә бик тиз ияләшкән: «Икенче дәрестән инде балалар татарча исәнләштеләр һәм аңлаштылар. Алар хәрәкәтләрнең исемнәре нәрсә аңлатканын, ничек уйлап табылганы белән кызыксындылар. Өстәвенә, дәресләр без остазлар өчен дә файдалы булды – балалар белән бергә сүзлек байлыгын арттырдык».

«Сөйлә» проекты кысаларында балалар белән театр артистлары, нәфис сүз осталары, телетапшырулар алып баручылар шөгыльләнде. Балалар әдәби әсәрләрне профессиональ дәрәҗәдә укырга өйрәнделәр.

Исегезгә төшерәбез, проектларның беренче сезоны 2022 елның февраленнән май аена кадәр узды. Казанның 40 мәктәбендә 32 остаз 700 гә якын укучыны татар биюе хәрәкәтләренә һәм сөйләм сәнгатенә өйрәткән. Йомгаклау чарасы 180 нче номерлы күппрофильле полилингваль гимназиядә узды.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларының икенче сезоны сентябрьдән декабрьгә кадәр узды. Бу вакыт эчендә 20 дәрес булган, анда бер меңнән артык бала катнашкан.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектлары Казан Мэриясе тарафыннан ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Аларда Казанның 40 мәктәбе һәм 20 балалар бакчасы, шулай ук 42 остаз катнашты, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев