Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Катлаулы, әмма кызык булды

Үзең күр­мә­гән эш­не баш­ка­ру кы­ен икән, әм­ма укы­ту­чы­быз яр­дә­мен­дә без бу авыр­лык­ны җи­ңеп чык­тык.

Халкыбызның борын-борыннан килгән гореф-гадәтләрне, йолаларыбызны белү һәм аны саклау һәрберебезнең бурычы дип уйлыйм. Без­нең мәк­тәп­тә дә ел са­ен «Сөм­бе­лә», «Нәү­рүз» бәй­рәм­нә­ре үт­кә­ре­леп ки­лә. Ә бер­көн­не укы­ту­чы апа­быз «Ау­лак өй» кү­ре­не­шен сәх­нә­ләш­те­рер­гә тәкъ­дим ит­те. Без рә­хәт­лә­неп ри­за бул­дык. Мак­са­ты­быз – Нор­лат авы­лы мә­дә­ни­ят йор­тын­да үт­кә­ре­лә тор­ган «Из­ге го­реф-га­дәт­ләр – мил­ли тәр­бия ча­ра­сы» дип исем­лән­гән фес­ти­валь­дә кат­на­шу иде. Әзер­лек эше­без­не баш­лап җи­бәр­дек. Көн са­ен ре­пе­ти­ци­я­ләр яса­дык. Элек­ке­ге җыр­лар­ны, би­ю­ләр­не, төр­ле уен­нар­ны өй­рә­нә баш­ла­дык. Дө­ре­сен әй­тим: бу эш без­гә шак­тый кат­лау­лы бул­ды. Үзең күр­мә­гән эш­не баш­ка­ру кы­ен икән, әм­ма укы­ту­чы­быз яр­дә­мен­дә без бу авыр­лык­ны җи­ңеп чык­тык. Фес­ти­валь­дә ма­тур итеп чы­гыш яса­дык һәм әби-ба­ба­ла­ры­быз­дан кал­ган из­ге йо­ла­лар­ны өй­рә­нү­е­без­не дә­вам итәр­без дип кайт­тык.

Сә­ми­рә Мән­нә­по­ва, Яшел Үзән ра­йо­ны Әй­шә мәк­тә­бе, 7нче сый­ныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев