Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Камилә Вәлиева үзенә бүләк ителгән йомшак уенчыкларны Красноярскиның Җәмигъ мәчетенә тапшырган

«Уенчыкларның күбесе Красноярск шәһәренең Җәмигъ мәчетенә тапшырылды» дип язган Камилә Вәлиева үзенең телеграм каналында.

«Кадерле җанатарларым, ярдәмегез һәм ышанычыгыз өчен тагын бер кат рәхмәт. Сезнең игътибарыгызны һәм мәхәббәтегезне минем өчен бик кадерле! Сез миңа Россия чемпионатындагы прокаттан соң бүләк иткән барлык уенчыклар да яңа дуслар тапты。 

Бу юлы бүләкләр аеруча күп иде, якынча 20 зур пакет! Уенчыкларның бер өлешен Кытайдан килгән җанатарларым тапшырганлыгын беләм, бер өлеше Мәскәүдән китерелгән һәм, әлбәттә, кайберләре Красноярскның үзендә сатып алынган. 

Сезнең мәхәббәтне тирә-юньдәгеләр белән дә уртаклашу дөрес булыр дигән карарга килдем, яшь спортчыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм, ә уенчыкларның күбесе Красноярск шәһәренең Җәмигъ мәчетенә тапшырылды» дип язган Камилә Вәлиева үзенең телеграм каналында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев