Җиңелә белмим
Ии, җиңелә белсәң, әйбәт булыр иде дә бит. Мин җиңәргә яратам шул...
Ләйлә Нуриева, Актаныш районы, Пучы мәктәбе.
Ии, җиңелә белсәң, әйбәт булыр иде дә бит. Мин җиңәргә яратам шул...
Мине кечкенәдән бәйгеләрдә катнаштырып, кунектерделәр, чыныктырдылар. Кеше арасында кыю булырга өйрәндем, күп кенә дуслар белән таныштым, үземә яңадан-яңа өлкәләрдә ачышлар ясадым. Берсеннән берсе кыенрак булган максатлар куеп, аларга ирештем, шуннан чыгып биек-биек үрләргә үрмәләдем. Үрмәләүдән әле хәзер дә туктамыйм. Бөтен булган бәйгеләрдә катнашып торам. Күп очракта алдынгы урыннарда баргач, миңа түбән урын алу яисә бөтенләй урынга кермәү күңелемә авыр. Бу коллектив белән уртак булса да үземнеке булса да, барыбер бер төрле кабул ителә. Мин җиңелә белгән кешеләргә сокланып карыйм. Ләкин бу мин алдынгы урыннарны алудан туктыйм дигән сүз түгел.
Азалия Хайбуллина, Тукай районы, Калмаш мәктәбе.
Әни белән килешәм
Җиңелгән чакларым күп булмады. Кечкенәрәк вакытта үпкәли һәм елый идем. Хәзер алай ук авыр түгел. Үстем бит инде хәзер. Фикер йөртүем дә үзгәрде. Хәзер җиңелсәм, икенче тапкыр ныграк тырышырга кирәк, дим. Әни: «Җиңү мөһим түгел, катнашуың мөһим», – ди. Мин дә хәзер аның белән килешәм. Бәйгедә үз көчеңмне сыныйсың, башкаларны күрәсең. Бу алдагы бәйгеләрдә катнашырга стимул бирә.
Азалия Сабитова, Арча районы, Ашытбаш мәктәбе.
Дуслык җиңүен яратмыйм
Үз теләгебезгә ирешеп килгән җиңү - әйбәт күрсәткеч. Ул, без башкарып чыкан эшнең яхшы нәтиҗәсе булып тора. Шул тиклем кешене уңай хис-кичерешләр белән баета, киләчәге өметле буласына ышаныч өсти. Бәйгеләрдә, төрле иҗади премияләрдә, спорт ярышларында катнашып призлы урын яуласак, шатлыгыбыз эчебезгә сыймый инде. Шулай булырга тиештер дә. Бу мизгеллек рәхәтлек вакыт белән тына башлый, шатлык хисе күңел тынычлыгына әйләнә. Күпме йокысыз төннәр, никадәр тырышлык, борчылулар юкка булмаган икән дип, тирән сулыш аласың. Тик, җиңелә калсаң? Үзеңнән күп өлеш, күп көч кертеп тә, кинәт абынсаң бик авыр булачак, билгеле. Тормышта мин актив булырга тырышам. Зур теләгем – нинди шартларга эләксәм дә, югалып калмау. Күп бәйгеләрдә көчемне сынап карыйм. Үз эшеңнең матур нәтиҗәсен күреп сөенү – искиткеч халәт. Тик менә җиңелә калсам, мизгел эчендә бушап калган кебек булам. Ул вакытларда мине бары бер акыллы фикер канатландырырга сәләтле. «Җиңү түгел, җиңелү файдага». Тирәнрәк фаразласак, җиңеп син шатланачаксың, куанычың артачак. Һәм... Шуның белән шул. Ә җиңелеп син үз өстеңдә эшләүнең зарурлыгын аңлаячаксың. Бу сүзләр белән үзеңне тынычландырсаң, икенче юлы уңышка ирешү ихтималы зур булачак.
Җиңелүгә килгәндә. Мин мәктәп күләмендәге ярышларда, бәйгеләрдә дуслык җиңүен яратмыйм. Сәбәбе: мәктәп ул – кешене олы тормышка аяк басарга әзерли. Үзебездәге конкурсларда җиңеп килергә ияләнеп, тормыш итә башлагач, авыррак булачагына инана башлыйбыз, җиңелүнең нәрсә икәнен белеп карамагач, безгә тагын да кыенга килә.
Рәйсә Абдуллина, Балтач районы, Карадуган гимназиясе
Мин перфекционист
Тормышта җиңүләр төсле ук, җиңелүләр дә бик күп. Мин холкым белән перфекционист, ягъни беркайчан да, нинди генә уңышка ирешсәм дә, канәгать була белмим. Бу шулкадәр дә авыр. Белсәгез иде, һәрбер җиңелү минем өчен ахырзаман төсле, озак үземә килә алмыйча интегәм. Кыскачарак әйтсәм, мин үземә артыгыннан күп таләпләр куям, һәм аларга ирешә алмасам, үз-үземне гаеплим. Бик тә җиңелергә өйрәнәсем килә, дөресрәге, җиңелүләрне тыныч кабул итәргә.
Минемчә, рухи яктан нык кешеләр генә җиңелә белгә!
Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Җәнлек совхозы мәктәбе
Конкурс кына
Җиңелүләрне мин алай ук начар кичермим. Алар һәрвакыт та ниндидер сәбәп аркасында була ала (кайвакытны сәбәп синнән тормый). Әлбәттә, урын алмагач, кәеф начарая һәм ачу килә. Сәбәбе үземдә булса, «Бу тормыш түгел, конкурс кына», – дип үз-үземне тынычландырам һәм ялгышлар өстендә эшләргә тырышам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев