Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Илназ Габидуллин: «Үз-үзең булып калырга кирәк»

«Кы­зык-мы­зык» сә­хи­фә­сен алып ба­ру­чы, та­ныл­ган бло­гер Ил­наз Га­би­дул­лин бе­лән без бло­гер­лык ту­рын­да сөй­ләш­тек. Әгәр син­дә дә бу һө­нәр­не үз­ләш­те­рү те­лә­ге бар икән, әң­гә­мә­не укыр­га тәкъ­дим итәм.

14нче июнь­дә Ха­лы­ка­ра бло­гер кө­не бил­ге­ләп үте­лә.  Якын­ча 10 ел элек без алар­ның кем икә­нен дә бел­ми идек әле. Бү­ген­ге көн­дә тор­мы­шы­быз шу­лар бе­лән тул­ды. Һәм бик күп­ләр үз­лә­рен бу өл­кә­дә сы­ный баш­ла­ды. Со­ци­аль чел­тәр­ләр­не ак­та­ра баш­лау­га, бло­гер­лар­ның нин­дие ге­нә оч­ра­мый! Дө­рес, ара­ла­рын­да фай­да­лы, ки­рәк­ле, кы­зык­лы блог алып ба­ру­чы­ла­ры да бар. Кы­зык ди­гән­нән, ба­ры­быз­га да та­ныш бул­ган «Кы­зык-мы­зык» сә­хи­фә­сен алып ба­ру­чы, та­ныл­ган бло­гер Ил­наз Га­би­дул­лин бе­лән без бло­гер­лык ту­рын­да сөй­ләш­тек. Әгәр син­дә дә бу һө­нәр­не үз­ләш­те­рү те­лә­ге бар икән, әң­гә­мә­не укыр­га тәкъ­дим итәм.

Син­дә бло­гер бу­лу иде­я­се кай­чан ту­ды?

– 2016 ел иде бу. Про­фес­си­ям бу­ен­ча элект­ро­мон­тер бу­лып эш­ләп йөр­гән чак. Шул ук ва­кыт­та мин ВКон­так­те­да та­тар­ча «Кы­зык-мы­зык» төр­ке­мен алып ба­ра идем. Шул төр­кем аша кү­реп, ми­не тәр­җе­мәч­се бу­ла­рак сә­хи­фә­ләр алып ба­рыр­га ча­кыр­ды­лар. Мин, төп эшем­не таш­лап, шул ор­га­ни­за­ци­я­гә эш­кә ур­наш­тым. То­ра-ба­ра төр­ле та­ныл­ган бло­гер­лар бе­лән ара­ла­ша баш­ла­дым, ә ул ва­кыт­та та­тар бло­гер­ла­ры юк иде әле. Һәм мин­дә та­тар­ча блог алып ба­ру иде­я­се ту­ды. Кы­зык­лы ви­де­о­лар тө­ше­рә идем, төр­ле мем­нар ясый идем. Ха­лык­ка да ошый иде.

Иң бе­рен­че тап­кыр үзең­не ви­де­о­га тө­шер­гән ва­кыт­лар­ны хә­тер­ли­сең­ме? Кур­ку бар иде­ме ул ва­кыт­та?

– Ха­тын-кыз­лар ке­бек баш­ка яу­лык бәй­ләп, та­выш­ым­ны үз­гәр­теп тө­шер­гән идем иң бе­рен­че ви­де­ом­ны. Күп ре­пост­лар, ка­рау­лар җый­ган иде ул. Хә­зер бе­раз оялт­са да, ва­кы­тын­да бик күп лайк­лар алып кил­де. Шун­нан баш­ла­нып кит­те ин­де. Кур­ку әле хә­зер дә бар ди­яр идем. Күб­рәк ке­ше­не уңай­сыз хәл­гә кал­ды­ру­дан чи­тен­се­нәм. Мә­сә­лән, мин якын­на­рым бе­лән җы­е­лып утыр­ган ва­кыт­лар­ны тө­шер­мим. Чөн­ки төр­ле ке­ше төр­ле­чә ре­ак­ция би­рер­гә мөм­кин. Чик ди­гән әй­бер дә бу­лыр­га ти­еш. Без, бло­гер­лар, ия­лән­гән бул­сак та, бө­тен ке­ше дә һәр ады­мын ви­де­о­га тө­ше­реп ба­ру­га кү­нек­мә­гән бит.

Ә ни­чек итеп ау­ди­то­рия туп­лар­га? Ха­лык­ны үзе­ңә ка­ра­ту сер­лә­ре бар­мы?  Шул ту­ры­да да сөй­лә әле.

– Ми­нем­чә, ма­тур итеп, дө­рес итеп сөй­лә­шә бе­лү ки­рәк. Блог­та күб­рәк по­зи­тив бу­лыр­га ти­еш. Кем­дер төр­ле «т­реш» кон­тент ту­ды­рып, под­пис­чик­лар җыя. Мин үзем ан­дый си­ту­а­ци­я­ләр­дән ераг­рак бу­лыр­га ты­ры­шам. Һәр­кем­нең үз ау­ди­то­ри­я­се, кем­гә нәр­сә ошый, шу­ны ка­рый. Һәр­бер өл­кә­нең үз ли­де­ры бу­ла. Әй­тик ша­гыйрь­ләр, җыр­чы­лар, алып ба­ру­чы­лар ау­ди­то­ри­я­се­нә ях­шы үр­нәк бу­лу­ын оныт­мас­ка ти­еш. Без­не бит яшь­ләр, са­бый­лар да ка­рый. Ми­ңа кал­са, үзе­без­нең кон­тент­ны, әйт­кән сүз­не фильтр аша уз­ды­рыр­га ки­рәк.

Га­дәт­тә, бло­гер­лар кы­ла­нып, бул­мас­тай­ны бул­ды­рып, мөм­кин ка­дәр үз­лә­ре­нә ха­лык игъ­ти­ба­рын җә­леп итәр­гә яра­та. Син дә бло­гың өчен ба­ры­сы­на да әзер­ме?

– Бу со­рау­га юк дип җа­вап би­рәм. Бү­ген­ге көн­дә блог икен­че план­га кай­тып кал­ды. Күб­рәк ва­кы­тым­ны га­и­ләм, ул­ла­рым бе­лән үт­кә­рә­сем ки­лә. Ба­ла­лар йок­ла­гач, кич­ке як­та гы­на ви­де­о­лар бе­лән шө­гыль­лә­неп бу­ла (кө­лә).

Та­тар яшь­лә­ре ара­сын­да­гы по­пу­ляр бло­гер­лар бү­ген ин­тер­нет чел­тә­рен­дә күп­ме ак­ча эш­ли икән?

– Кыз­га­ныч, әм­ма блог бе­лән ге­нә га­и­лә­не алып ба­рып бул­мый. Бәл­ки баш­ка бө­тен эш­ләр­не таш­лап, аңа гы­на игъ­ти­бар юнәлт­сәң бу­ла­дыр ул. Әм­ма мин ста­биль ак­ча ке­ре­ме як­лы. Ә блог­та ул бер­ни­чек тә алай бу­ла ал­мый. Рек­ла­ма, со­ци­аль чел­тәр­ләр алар бү­ген бар, ә ир­тә­гә бул­мас­ка да мөм­кин. «Рек­ла­ма куй әле» дип мө­рә­җә­гать итү­че­ләр күп. Лә­кин алар ара­сын­да ми­нем фор­мат­ка ту­ры кил­мә­гән­нә­ре бар. Ан­дый­лар­ны ки­ре ка­гам.

Лайк­лар, ком­мен­та­рий­лар, ка­рау­лар күп җы­ел­ган­да, бло­гер­га өс­тә­мә ак­ча ки­лә­ме?

– Алар бер ти­ен дә ак­ча ки­тер­ми­ләр. Дө­рес, бу со­ци­аль чел­тәр­ләр­дән дә то­ра. Әй­тик, ютуб­та, вк­да «мо­не­ти­за­ция ви­де­о» ди­гән әй­бер кер­де. Бу ин­де ви­део ка­ра­ган өчен күп­ме­дер ти­ен кил­гә­ли ди­гән сүз.

Син бло­гың­да плей­лист­лар бе­лән дә бү­ле­шә­сең, авыл тор­мы­шы­ның кы­зык­лы як­ла­ры һәм юмор бе­лән та­ныш­ты­ра­сың, төр­ле руб­ри­ка­лар алып ба­ра­сың. Ка­рау­чы­лар­га кай­сы биг­рәк тә кы­зык дип уй­лый­сың?

– Ау­ди­то­ри­я­гә, иң бе­рен­че чи­рат­та, авыл тор­мы­шы ошый. Ан­да кай­ту­га, ка­рау­лар  бер­мә-бер ар­та. Ха­лык­та нос­таль­гия бар­лык­ка ки­лә. Юмор­га бай ви­де­о­лар да лайк­лар күп җыя. Га­и­ләм­не мин бик си­рәк күр­сә­тәм. Ул оч­рак­та ка­рау­лар күп җы­е­ла, әл­бәт­тә.

 Ә бло­гер­лык юлы­на яңа аяк бас­кан яшь­ләр­гә нәр­сә те­ләр идең? Ни­дән кур­кыр­га, ә нәр­сә­гә ачык бу­лыр­га ки­рәк? Ни ге­нә ди­сәк тә, бло­гер­лар ка­рау­чы­лар тор­мы­шын­да зур роль уй­ный. Кү­бе­се алар­га ох­шар­га те­ли.  

– Үз-үзең бу­лып ка­лыр­га ки­рәк, ди­яр идем. Ау­ди­то­ри­я­не бер­ни­чек тә ал­да­лап бул­мый. Үзе­ңә оша­ган өл­кә­не сай­лап алу да мө­һим. Бак­ча­чы­мы син, трак­тор­чы­мы, юмор ос­та­сы­мы, аш-су өл­кә­сен яра­та­сың­мы – шул юнә­леш­тә үзең­не үс­те­рер­гә, күб­рәк эш­ләр­гә ки­рәк. Яңа та­ны­шу­лар, кем­нән­дер тәҗ­ри­бә алу ки­рәк. Ау­ди­то­рия туп­лау хә­зер авыр­рак, әл­бәт­тә. Кон­ку­рен­ция дә зур, ха­лык­ның җәй кө­не ин­тер­нет­та уты­рыр­га бик ва­кы­ты да юк. Ә кыш кө­не ка­рау­лар ка­бат әй­лә­неп кай­та.

Ил­наз ту­рын­да факт­лар:

Со­ци­аль чел­тәр­ләр­дә язы­лу­чы­лар са­ны 185 мең.

Ярат­кан фра­за­сы: Ел­ма­ер­га ты­рыш, бул­са да авыр тор­мыш.

Тор­мыш ип­тә­ше Гү­зәл бе­лән ике ул үс­те­рә­ләр.

2023 ел­да «По­пу­ляр бло­гер» но­ми­на­ци­я­сен­дә җи­ңеп, «Бәл­лүр ка­ләм» ал­ды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев