Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Илһам» гел илһамландыра

Безнең хәбәрчеләребез арасында «Илһам» яшь иҗатчылар бәйгесендә катнашучылар бик күп.

Дөресен әйткәндә, язу белән шөгыльләнгән укучылар өчен менә дигән мөмкинлек инде ул "Илһам" бәйгесе. Монда бит танылган татар язучылары һәм шагыйрьләре синең иҗатыңны бәяләп кенә калмый,  тагын да үсү өчен үзләренең киңәшләрен дә бирәләр. "Илһам"нан без чынлап та илһамланып, көч җыеп кайтабыз.

Зона этабының берсе кичә бездә, Арчада узды. Тагын бер тапкыр: "ярый, егет булып туганмын әле" дип уйлап куйдым чыгыш ясагач. Нигә дисәгез, татар журналистикасы һәм филология өлкәсендә егетләр бик аз. Моны кичә жюри әгъзалары да әйтте. Шуңа күрә безгә аерым игътибар белән карыйлар. Әлеге өстенлегем бәлки җиңү дә китерер әле, кем белә))

Әнвәр Мөхетдинов.


Мин инде "Илһам" бәйгесендә  3 ел рәттән катнашып киләм. Миңа бу бәйгедә катнашу ошый, чөнки бу иҗатымны бәяләргә мөмкинлек бирә.

Үткән ел "Журналистика" номинациясендә 1 нче урынны алган идем, ә менә бүген Чистай шәһәрендә чыгыш ясап кайттым. Жюри әгъзалары бик таләпчән һәм кызыксынучан иде. Мин "Илһам" бәйгесендә катнашуыма бик шатмын.

Алинә Минхатыпова


"Илһам" гел илһамландыра мине. Үз юнәлешендә югары нәтиҗәләр күрсәткән танылган шәхесләр белән очрашу, аларның фикерен, киңәшләрен тыңлау, сине канатландырып җибәрүче сүзләр ишетү — үзе зур бәхет бит!

Аеруча сөендергәне — жюри әгъзалары һәр катнашучыны игътибар белән тыңлап, аларның эшләрен анализладылар. Бу иҗади юнәлештә үсеп килүче  яшьләргә аеруча мөһим — син үзеңнең хаталарың аңлыйсың, һәм  киләчәктә нәрсә буенча эшлисен уйлап куясың. Мине сөендергән вакыйгаларның берсе — шигърият номинациясендәге жюри әгъзасы Ләбиб абый Леронның мине танып алуы, эшемне хуплавы һәм минем иҗади уңышларымны тиешенчә бәяләве булды!

Рәйсә Абдуллина


«Илһам» бәйгесе минем өчен бик кадерле. Иҗатымны бәяләүдә ул бик мөһим чара булып тора. Шәхси үсешне күзәтеп, гадел нәтиҗәләр чыгаруда да аның әһәмияте зур. Узган ел биредә  үземне беренче тапкыр сынап карадым. Яхшы күрсәткечкә ирешүем, талантлы шәхесләрнең миңа ышанычы - бу елны да катнашып каравымның бер сәбәбе булып тора.

Әлеге бәйгедә шунысы ошый, остазлар сине беркайчан да кире какмый. Алар өчен безнең белән әңгәмә кору күпкә зарур кебек. Ишетелгән киңәшләрнең, төпле фикерләрнең киләчәктә иҗатыбыз өчен файдасы күп булыр дип өметләнәм. Бездәге потенциалны күрә алулары белән жюри әгъзалары тирән ихтирамга лаек.

Азалия Сабитова

Фото https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев