Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Яңа уку елын – бөтенләй башкача!

Сиздегезме? Яңа уку елын без быел бөтенләй башкача башлап җибәрдек бит. Россия һәм Татарстан әләмнәрен күтәреп, дәүләт гимннарын башкарып. Хәзер һәр дүшәмбе һәр мәктәптә менә шундый патриотик чара-тантана оештырылачак икән.

Яңа уку елындагы үзгәрешләрне күзәтер һәм шул хакта сөйләшер-фикерләшер өчен без бүген Чаллының 54нче татар гимназиясенә кунакка килдек.

Тугызынчылар башлады!

Без гимназиягә килеп кергәндә иртәнге сигез тулып кына килә иде әле. Гимназия директоры Рамил Робертович Исаев, үзе әйтмешли, көндәлек «вахтада» – ишек төбендә укучыларны, укытучыларны каршы алып торган чагы. Белем бирү системасындагы быелгы  үзгәрешләргә бер җөмлә белән генә аңлатма бирде:

– Тәрбиягә игътибарның артуы бик яхшы булды!  

Флаг күтәрү актлар залында сәгать сигездә башланачак икән. Беренче булып бу җаваплы вазыйфаны 9нчыларга йөкләгәннәр. Флагларны сәхнәгә алып менеп, махсус урынга беркетеп кую өчен 6 укучы (4 кыз һәм 2 малай) сайланган. Нәкъ менә сайланган, дибез – чөнки бу рольне һәрвакыт иң алдынгы укучылар: уку алдынгылары, олимпиада җиңүчеләре, спорт тармагында мәктәп данын яклаучылар, иҗади бәйге җиңүчеләре башкарачак. Үзенә күрә бер стимул, ягъни мәсәлән!

Тугызынчыларның калганнары – залда. Алар да читтә калмый – гимн җырлый. Гимннар тәмамлануга, флагларны урнаштырып, тигез, хәрби адымнар белән сәхнәдән төшәргә кирәк. Дулкынланмас җиреңнән дулкынланырсың!

Гимназиянең оештыру эшләре буенча директор урынбасары Диләрә ханым Загуменова әйтүенә караганда, атна азагында, ягъни шимбә көнне тугызынчы сыйныфлар флагларны сигезләргә тапшырачак.  Икенче дүшәмбедә флагны инде сигезенче сыйныфның иң алдынгы укучылары күтәрәчәк. Аннары җиденчеләр. Һәм шулай ел дәвамында...

Иң мөһиме турында сөйләшү

Флаг белән гимн – үзгәрешләрнең бер өлеше генә әле. Икенчесе дә бар – хәзер уку йортларында дүшәмбе саен беренче дәрес урынына  «Иң мөһиме турында сөйләшү»ләр оештырылырга тиеш.  Нәрсә соң ул иң мөһиме, дисезме? Сезнең-безнең тормыш, әлбәттә! Мисал өчен, бу дүшәмбедә 1-2нче сыйныфлар «Мин ни өчен укыйм?» дигән темага сөйләшәләр икән. 3-4 сыйныфларда сөйләшү чүт кенә катлауланган – алар «Миңа белем ни өчен кирәк булачак?» дигән темага фикер алышалар. 1нче һәм 4нче сыйныфларда «Иң мөһиме турында сөйләшү»ләрнең ничек оештырылганын  карап-күреп чыгарга да насыйп булды әле безгә. Тәрбия сәгатенең татар телендә баруына (программалар әлегә рус телендә генә бит) сөенеп чыктык.

– Хәзер Белем бирү программасының зур өлешен балаларны тормышка әзерләү алып тора, – ди гимназиянең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Фәнисә ханым Сәләхиева.

10 нчы сыйныфларга «Россия – мөмкинлекләр иле» дигән тема тәкъдим ителгән. Без унынчыларны да читләтеп үтмәдек, билгеле – А сыйныфы белән танышып чыктык. Бу – социаль-икътисадый юнәлештәге сыйныф икән.

– Без математика, икътисад, хокук кебек фәннәрне тирәнтен үзләштерәчәкбез, – дип сөйли 10 А сыйныфы укучысы Таһир Шәйдуллин. – Өчесе дә бик кызыклы, дөньяны аңларга ярдәм итә торган фәннәр. Мин үзем әле тагын химия, биология фәннәренә дә өстенлек бирергә җыенам. 

«Иң мөһиме – без яңа уку елына кереп киттек», – диләр унынчылар.

Барыгызга да уңышлар телибез, кызлар-егетләр! Мәктәп сезгә шәхес буларак ачылырга һәм үз юнәлешегезне табарга ярдәм итсен!

Ризидә Рәхмәтуллина, Гөлинә Гусамова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев