Яңа формат – каһвә яратучы иҗатчылар
Англия патшабикәсе Елизаветта каһвә фавориты булган икән бит! Шунсы хикмәтле – ул үзенең 96 яшен тутырып кына гүр иясе булды.
Иртәне бер чынаяк каһвәдән башлау – күпләр өчен гадәти хәл. Дөресен әйткәндә, мин бу гадәтнең зыянлы йогынтысын гына исәпкә ала идем, бүгенгә чаклы... Фикеремнең үзгәрү сәбәбе шул: Англия патшабикәсе Елизаветта каһвә фавориты булган икән бит! Шунсы хикмәтле – ул үзенең 96 яшен тутырып кына гүр иясе булды.
Кәһвәгә багышлап – шигырь?
Каһвәгә, каһвә сөючеләргә кагылышлы мондый фактларны үзебенең Арча шәһәрендә, «Date&coffee» каһвәнәсендә узган кичәдә ишетеп кайттым. Без стереотиплар, бу төр эчемлеккә булган мөнәсәбәтләр хакында сөйләшү белән генә чикләнмәдек. Чөнки җыенда әдәбиятка гашыйк булган чын иҗатчылар катнашты. Биредә каһвәгә багышланган хикәя, язма, шигырьләр яңгыравы да шуның белән бәйле.
Иҗатның яше юк
Бер әсәр белән генә язучының яки шагыйрьнең иҗатына объектив бәя биреп булмый, диләр. Әмма шунысы хак – чарадагы катнашучыларның каләме ышанычлы иде. Алар арасында төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләре бар. Син үзеңнән кечерәкләр белән дә, олыраклар белән дә аралаша аласың. Кызык бит, әйеме? Иҗатның яше юк бит, карты да юк.
Кәһвә – ул мәхәббәт темасы
Каһвә – кызыклы тема. Минем каһвә темасына язылган әсәрем юк иде. Көчемне сынап карарга булдым. Күп катнашучыда каһвә мәхәббәт, җылы хисләр белән ассоциация тудыра икән. Ул күп иҗатчыларны кирәкле энергия белән туендыра да бит әле. Әйтүләренә караганда, аның белән аерылмас дуслык та язу эшенә керешкәч башлана икән.
Уникаль очрашу
– Иҗат итүче яшьләрне каһвәханәдә җыю теләге миндә яз айларында ук туган иде, ләкин без аны җәйгә калдырырга булдык, чөнки укучы яшьләрне бу чорда җыю уңайлырак, – дип сөйләде чараны гамәлгә ашыручы Адилә Әхмәтҗанова. – Яшьләр өчен моңарчы да кызыклы форматта чаралар оештырырга тырыша идек. «Каһвәле иҗат»та тукталуымның сәбәбе – ул «каһвә» темасының актуаль булуы.
Мондый очрашулар, гадәттә, китапханәдә уза бит. Бу әдәбият белән тыгыз элемтәсе булмаганнар өчен зарыктыргыч булып тоелырга мөмкин. Гадәти җыелышны гадәти булмаган урында оештырсак, бирегә ялкынлы иҗатчылар гына түгел, иҗатка битараф булмаучылар да җыелачак.
Тагын очрашулар насыйп булсын, дип телик!
Азалия Сабитова, Арча районы, Ашытбаш мәктәбе.
Тимур Круговой фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев