Һәр мәктәптә бар алар
Чаллыдагы 54нче гимназиядә дүшәмбе иртәсе «Алдынгылар хәрәкәте» белән танышудан башланды.
Сиңа нәрсә кызык? Спортмы, сәнгатьме әллә инде халыкара мөнәсәбәтләрме? Нинди дә булса өлкәдә алдынгылар рәтендә буласың килсә, сиңа, һичшиксез, «Алдынгылар хәрәкәте»нә кушылырга кирәк. Бу хәзерге вакытта зур колач алып күтәрелеп килүче хәрәкәт.
Чаллыдагы 54нче гимназиядә дүшәмбе иртәсе «Алдынгылар хәрәкәте» белән танышудан башланды. Укучылар каршында «Алдынгылар хәрәкәтенең» Чаллы бүлеге рәисе Константин Маматов чыгыш ясады.
— «Алдынгылар хәрәкәте» – пионериянең заманча аналогы булып тора. Сезнең арада да төрле нәрсәләр белән кызыксынучы алдынгы укучылар күптер, дип уйлым. Хәрәкәткә кушылсагыз, сезнең алда тагын да күбрәк мөмкинлекләр ачылачак. Без әледән-әле төрле форумнар, сменалар, конкурслар оештырабыз. Менә әйтегез әле, кемнәр, мәсәлән, спорт белән кызыксына? — дип сорады Константин Маматов.
Куллар күтәрүчеләр байтак булды. Безнең янда гына утыручы 8нче сыйныф укучылары — Айнур, Кәрим, Имиль бу сораудан җанланып киттеләр. Алар спортны бик яраталар икән бит. Абыйлары аларны мавыктырып фиджитал ярышлар турында сөйли башлады.
Фиджитал
Ә сез бу төр ярышлар турында беләсезме? Монда физик һәм компьютер уеннары берләшә икән. Мәсәлән, футбол уенының беренче таймын компьютерда уйныйлар, ә икенче таймында шул ук уенчылар кырга чыгып чынлап туп тибәләр. Ахырдан, барлык таймнарны бәяләп, җиңүчене билгелиләр икән. Кызык бит? Сине дә бу юнәлеш кызыксындырса, команда туплап, гариза җибәрә аласың. Тиздән Казанда «Алдынгылар уены» дигән фиджитал ярышлар узачак.
Гомумән 54нче мәктәптә актив балалар күп. Араларында «Алдынгылар хәрәкәте» значогы таккан балалар да күренә.
Айназ да кушылды
Мәсәлән, Айназ Сәйфетдинова. Ул 8В сыйныфында белем ала.
— Мин КВН, хореография белән кызыксынам. Быел «Иҗат лабораториясе» дигән форумда булдым. Ул Болгар шәһәрендә узды. Шунда беренче тапкыр «Алдынгылар хәрәкәте» турында ишеттем һәм бик кызыксынып киттем. Август аенда Биләр шәһәрендә форумда булдым, шунда инде мин «Алдынгылар» рәтенә бастым. Хәзер мин экология юнәлеше белән кызыксына башладым. Командабызны булдырдык. Без анда алты кеше. Һәр җомга очрашып аралашып торабыз.
Сүз уңаеннан, тиздән «Алдынгылар хәрәкәтендә» эко-турнир башлана.
Ничек кушылырга?
Кыскасы, «Алдынгылар хәрәкәте» — ул яңа, заманча, кызыклы бер «территория».
Хәрәкәткә ничек эләгергә соң? Аларның мәгълүматлары ВК һәм Телеграм төркемнәрендә күп, шулар аша язып белешә аласың. Бәлки мәктәбеңдә "Алдынгылар«ның беренчел бүлеге бардыр? Анда инде сиңа тиз ярдәм итәрләр. Ә менә мәктәбеңдә мондый бүлек юк икән син аны үзең дә оештыра аласың. Бу чыннан да шулай. Чөнки «Алдынгылар хәрәкәте» балалар өчен һәм балалар белән бергә оештырыла.
Хәрәкәтнең төп максаты — киләчәктә үз һөнәреңне сайларга булышу.
Кулдан ычкындырма!
Константин Маматов сөйләгәннәрдән — тиздән мәктәп бизнес-программалары да тормышка ашырыла башлаячак.
— Бер мисал гына китерәм, Саратовта 15 яшьлек мәктәп укучысы кызыклы бизнес-проект тәкъдим иткән. Мәктәп территориясендәге ташландык теплицаларда яшеллек үстерә. Аларны рестораннарга сата. Бәлки сезнең дә кызыклы идеяләрегез бардыр? — диде ул.
Кыскасы, «Алдынгылар хәрәкәте» бик зур мөмкинлеклөр ача. Син дә моны кулдан ычкындырма!
Ай Кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев