Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Габдулла Тукай әдәби музее “Әлифба бәйрәме”нә чакыра

Тукай әдәби музеенда 15 гыйнвардан 28 февральгә кадәр 1 нче сыйныф укучылары өчен “Әлифба бәйрәме” узачак.

 

Тукай әдәби музеенда 15 гыйнвардан 28 февральгә кадәр 1 нче сыйныф укучылары өчен “Әлифба бәйрәме” узачак.

«Әлеге бәйрәм бездә елның-елында күтәренке рухта уза. Анда Казан мәктәпләреннән генә түгел, Арча, Яшел Үзән кебек  якын-тирә районнардан да балалар, аларның әти-әниләре бик теләп киләләр. “Әлифба бәйрәме” чын-чынлап татар китабы бәйрәменә әверелә», – ди Габдулла Тукай әдәби музее  мөдире филология фәннәре кандидаты Гүзәл Фәрдин кызы Төхфәтова.

Программада:
- Г. Тукай китаплары белән кызыклы танышу;
- балалар үзләре башкарган җырлар һәм шигырьләр;
- шагыйрь әкиятләре геройлары белән бергә уеннар;
- рәсем ясау, конкурслар, кроссвордлар;
- Г.Тукай әкиятләре геройлары белән фотосессия.

Шундый истәлекле бәйрәмдә катнашырга уйласагыз, музейга шалтыратып язылырга ашыгыгыз!

Тулырак мәгълүмат: https://vk.com/club84864973?w=wall-84864973_4514

Чыганак: https://magarif-uku.ru/tt/alifba-bayramena-barasyzmy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев