Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Фидакарь укытучы

Мин – бары тик укытучы. Авыл укытучысы. Укучыларым онытмыйлар: бәйрәм саен котлаулар юллыйлар, очрашкан вакытта мәктәп хатирәләре белән рәхәтләнеп уртаклашалар.

Татарстан республикасында “Укытучы һәм остаз елы” уңаеннан, мәгариф өлкәсендә бөек шәхесләрне, фидакарь укытучыларны барлаганда Әгерҗе районы Л. Айтуганов исемендәге Девәтернә төп гомум белем бирү мәктәбендә фидакарь хезмәт куйган, 36 ел балаларга туган (татар) теле һәм әдәбият дәресләренең серләренә төшендергән, ана телебезгә чиксез мәхәббәт тәрбияләгән хөрмәтле ветеран укытучы Шәрипова Гөлия Мәгъсүм кызы белән үткәннәргә сәяхәт итеп әңгәмә корып алдык.

- Гөлия Мәгъсүмовна, һәркемнең дә күңелендә сагынып искә алырлык балалык һәм үсмер чак еллары була. Әйдәгез, балачакка  кайтып килик әле...

- Моннан нәкь 60 ел элек, 1963 нче елның 6нчы апрелендә, апам Газиләдән  соң икенче бала булып дөньяга килгәнмен. Гаиләм – гади. Әти-әнием – колхозчылар. Пенсия яшендәге әбием һәм бабам бар. Соңрак, көттереп кенә, энем Марат туа.

Бала чагым һәм үсмер чак елларым  башкаларныкыннан аерылмады. Бакчага (садикка) йөрү бәхете тәтемәде (ул елларда балалар бакчасы юк иде әле). Ярты ел әзерлек курсларына йөргәч, яшем җитеп, 1нче сыйныфка укырга кердем. Шул чордагы башка балалар кебек, октябрят, пионер булу, соңрак, имтихан тапшырып, комсомол сафларына кабул ителү бәхетен дә татыдым. Бәхетен дим,  чөнки әлеге  оешмаларда тәрбияләнгән балалар – чын патриотлар иде. Мин дә шул исемлектә.

- Беренче тәҗрибәне кайда һәм кемнән алдыгыз?

- Девятерня сигезьеллык мәктәбендә укыганда, “Беренче адымнар” әдәби – иҗат түгәрәгендә каләм чарладым. Түгәрәк җитәкчебез Әлфирә Шәех кызы Фәтхетдинова күңелләребездә шигърият дөньясына, иҗатка мәхәббәт тәрбияли алды. Шигырь, хикәя, нәсерләребез “Җиңү юлы” (хәзерге “Әгерҗе хәбәрләре”)  газетасында басылып, безне  тагын да яңа үрләр яуларга үсендереп торды. 

Язучы, шагыйрьләр белән очрашулар да еш була иде. Кукмарада яшь шагыйрьләр белән очрашу истә калган. Р. Вәлиев, Р. Гатауллин, Р. Миңнуллин кебек тере шагыйрьләр кулыннан алган автографлы китаплар матур бер истәлек булып сакланалар.

- Кеше тормышының иң күңелле мизгелләре студент елларыдыр мөгаен. Сезнең күңелдә ничек истә калды икән бу еллар?

- Кадыбаш урта мәктәбендә 9-10нчы сыйныфларны тәмамлаганнан сон, Казан дәүләт университетының филология  факультеты татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кабул ителдем. Ф.С. Сафиуллина, Х.М. Миңнегулов, Д.Г. Тумашева, Ф.Ә. Ганиева кебек дәреслек авторлары-галимнәр лекцияләрен тыңлау, Х. Туфан, Ә. Еники кебек тере  язучылар белән очрашу, барлык студентлар да хөрмәт иткән язучы М. Мәһдиев лекцияләрен тыңлау бәхетенә дә ирештем мин.

Студент еллары, яшьлегемнең иң матур чоры булып, күңел түрендә уелып калды. Укудан соң  “Каз канаты” бию ансамбленә йөреп, илебезнең төрле шәһәрләрендә гастрольләрдә булып, дөнья белән танышып йөрүне мәңге онытасым юк.

Студент еллары төрле практикалары белән дә кадерле булды. 1нче курсны тәмамлагач, фольклор экспедициясендә Пенза татарлары  белән аралашырга туры килде. Халык телендәге фольклор әсәрләрен кулдан язып та, магнитофонга  яздырып та җыеп кайттык. Кичләрен авыл халкына концерт куеп, студент тамагын туйдыру өчен акча эшлибез.

2нче курстан соң гарәп теле укытучыбыз Җәмил абый Зәйнуллин  Ташкент шәһәренә диалектологик практикага алып барды. Максатыбыз: анда яшәүче татарлар телен өйрәнү иде. Һ. Такташның улы Рафаэль Такташны күрү, атаклы рәссам Чыңгыз Әхмеров остаханәсендә булу үзе генә дә ни тора!

4нче курстан сон музей практикасы Ленинград шәһәрендә узды. Сихри ак төннәргә сокланып,  данлыклы Эрмитаж, төрле музейлар аша рухи яктан баеп кайттык.

- Беренче хезмәт адымнарыгызны кайда һәм кем буларак башлап җибәрдегез?

- Университетны тәмамлагач, билгеләнү буенча  туган авылым Девятерняга татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә кайттым. 36 ел балаларга  туган телгә, туган җиргә, аның тарихына  мәхәббәт тәрбияләүдә үземнән өлеш кертергә тырыштым. Укыту процессы  укучылар белән бергә төрле чараларда, бәйгеләрдә катнашу аша үрелеп барды.

Сыйныф җитәкчесе буларак, укучыларымда әхлак сыйфатлары тәрбияләүгә өстенлек бирдем. Колхозлар яшәгән, радиоузеллар эшләгән вакытта “Тамчылар” дип исемләнгән радиотапшыруны авыл халкы көтеп ала иде. Атнага бер тапкыр булган тапшыруда авыл һәм мәктәп яңалыклары, хөрмәтле шәхесләр белән әңгәмәләр, котлаулар урын алды. Кызганыч, радиоузел эшләми башлагач,  бу эшебез туктатылды. Соңрак укучылар белән телетапшырулар эшләп, мәктәп  яңалыкларны чагылдырып тордык.

Башкарган эшләребез күп булса да, нишләптер, мин артык зур дәрәҗәләргә омтылмадым. ”Показуха” дигән әйберне мактану кебек кабул иттем, шуңа да дәрәҗәле исемнәргә кызыкмадым. Район мәгариф бүлеге,  район башлыгы, ТР Фән һәм Мәгариф министрлыгы грамоталары – минем өчен зур бүләк.

Мин – бары тик укытучы. Авыл укытучысы. 2020 нче елда “Авыл укытучысы” республика бәйгесендә “Белемнәрнең көнкүрештә чагылышы” номинациясе буенча җиңүче булдым.

Әйе, мин – гади укытучы. Укучыларым онытмыйлар: бәйрәм саен котлаулар юллыйлар, очрашкан вакытта мәктәп хатирәләре белән рәхәтләнеп уртаклашалар. Үзләре дә әти-әни булган элекке укучыларымнан җылы сүзләр, мактаулар ишетү – әлбәттә, зур бәхет!

- Гөлия апа, бүгенге көндә сез лаеклы ялда. Күңелдә нинди хис-кичерешләр бар соң?

- 36 ел хезмәт куеп, акылым сәламәт вакытта дип, эштән туктадым. Мәктәп белән аралар өзелми әле һаман. Очрашуларга чакырып торалар, бәйрәмнәрдә котлаулар юллыйлар, кунакка дәшәләр. Миңа гына түгел,  лаеклы ялда булган һәр ветеранга шулай. Рәхмәттән башка сүз юк. Күңел сөенә. Онытылып читтә  калмаган өчен,  хәл белеп, изге теләкләрне даими ишетеп торган  өчен.

Бәхетле шул мин: хезмәт  юлым бушка узмаган!

Гөлия Мәгъсүмовна, җылы хатирәләрегез, матур әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт! 

Гүзәлия Габбасова, Әгерҗе районы Л. Айтуганов исемендәге Девәтернә мәктәбенең башлангыч сыйныфлар, туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев