Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Дуслык җиңде!

«Хәвефсез тәгәрмәч» бөтенроссия конкурсының республика этабы тәмам. Татарстанда утызынчы тапкыр узды ул. Юбилей!

Бәйге өч көн дәвам итте. Ярышлар шәхси һәм команда зачетында биш этап буенча үтте. Яшь инспекторлар «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүчеләр», «Тормыш иминлеге нигезләре», «Беренче ярдәм күрсәтү нигезләре», «Автошәһәрчек», «Велосипедта фигуралы йөрү» станцияләрендә көч сынаштылар. Агитбригадаларның иҗади чыгышларына да бәя бирелде.

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Түбән Кама профилактика бүлеге башлыгы Илсөя Нурислам кызы Сафонова конкурсны «ВКонтакте» битләрендә көн саен яктыртып барды. Безнең белән дә уртаклашты. Онытылмаслык мизгелләр! Шул күңелле көннәргә без дә күз салыйк әле. Киттек, дуслар!

Беренче көн

Күрешү-танышу көне булды ул. Республикабызның 9-11 яшьлек 200дән артык яшь юл хәрәкәте инспекторы Түбән Камага җыелды. Муниципаль этапта җиңгән укучылар алар. Һәрбер отрядта – ике малай һәм ике кыз.

Конкурста катнашучыларны мөхтәрәм кунаклар сәламләде. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ДАИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов изге теләкләрен юллады. «Яшь юл инспекторлары 50 елдан артык Дәүләт автоинспекциясе белән иңгә-иң куеп эшлиләр. Аларның белем һәм осталыклары киләчәктә дә бик ярдәм итәчәк. Сез полиция хезмәткәре, журналист, психолог, укытучы һәм тәрбияче һөнәрләрен үзләштерә аласыз», – диде ул.

«Кама Артегы» лагере балаларны кочак җәеп каршы алды. Яшь инспекторлар дүрт дивизионга бүленде: ак, кызыл, сары, яшел. Һәрберсенә командир –  Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре билгеләнде. Көн дәвамында балалар үзләренең әйдаманнары – Түбән Кама педагогия көллияте студентлары белән якыннан таныштылар. Кайбер этапларның сынауларын узарга да өлгерделәр.

Шул арада «Хәвефсез тәгәрмәч» кысаларында 50 педагог түгәрәк өстәл артында тәҗрибә уртаклашты. Яшь юл инспекторларын ярышларга ничек әзерләргә? Аларны отрядларга ничек җәлеп итәргә? Юл йөрү кагыйдәләре буенча дәресләрне ничек күңелле итеп уздырырга? Менә шул хакта сөйләште отряд җитәкчеләре.

Икенче көн

Балалар көнне иртәнге гимнастика белән башладылар. Ярышлар дәвам итте. Алар бик җиңелдән түгел.

Әйтик, «Велосипедта фигуралы йөрү» станциясендә унлап сынау узасы бар. Тар юлдан бару, чокырлы юлны узу, дөрес әйләнә ясау, төрле каршылыкларны җиңү, дисеңме... Яшь велосипедчыларның осталыгына сокланмый мөмкин түгел.

«Беренче ярдәм күрсәтү» станциясендә яшь инспекторлар теоретик һәм практик яктан белемнәрен күрсәтте. Аларга ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе фельдшерлары бәя бирде.

«Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүчеләр» этабында да сынатмады балалар. Юлдагы ситуациягә дөрес бәя бирү, юл билгеләрен белү, юл тозакларын ачыклау – күпме сер монда! Киләчәктә автомәктәптә уку өчен шәп әзерлек!

Яшь инспекторлар көч сынашкан арада, педагоглар «Айда» экстрим-паркында, «База» креатив индустрия үзәгендә экскурсиядә булдылар. Яшүсмерләр скейтбордта, велосипедта йөрү осталыгын күрсәттеләр.

Өченче көн

Бәйге этаплары төгәлләнде. Яшь инспекторларның иҗади ярышы кәефләрне күтәрде. Талантлы артистлар да икән бит алар. Иң кызыгы: бәйге шартлары буенча, иҗади чыгыш ясау өчен бары тик өч минут вакыт бирелә.

Ә кичен конкурста катнашучыларның һәммәсе, әйтерсең лә, данлыклы пионерлар чорына кайтып килделәр. Дуслык учагы кабыздылар. Бердәмлек, татулык турында җырлар яңгыраттылар, биеделәр. Лагерь традициясе буенча, яшь инспекторлар бер-берсенә «браталочка»лар – дуслык җепләре бүләк иттеләр.

Саубуллашу көне

Бераз моңсу көн. Чөнки яңа дуслар белән аерылышыр вакыт җитте. Күңелләрне билгесезлек хисләре дә кытыклап торгандыр. Ниһаять, җиңүчеләр игълан ителде.

Иң-иңнәрне бүләкләү тантанасы Түбән Каманың 38нче лицеенда узды. Ни хикмәт, Балтач һәм Казан отрядларына тиңнәр булмады. Һәр станциядә диярлек нәкъ менә алар җиңү яулады.

Гомуми команда зачетында I урында – Балтач районы, II урында – Казан шәһәре, III урында – Казанның Киров районы.

Малайлар арасында гомуми шәхси зачетта I урында – Кәрим Галимҗанов, Балтач районы; II урында – Алмаз Гарифуллин, Балтач районы; III урында – Камил Әхмәтов, Казанның Идел буе районы.

Кызлар арасында гомуми шәхси зачетта I урында – Амаль Садыйкова, Казан шәһәре; II урында – Амилия Габделхаликова, Казан шәһәре; III урында – Рәзилә Саттарова, Балтач районы.

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, дипломнар, кубоклар һәм медальләр тапшырылды. Бу җиңүләр артында күпме көч, тырышлык һәм кыюлык ята. Мондый ярышларда катнашкан балалар тәртипле, җаваплы, белемле, ярдәмчел һәм әдәпле булып үсә.

Тантанада Түбән Каманың балалар бакчасы һәм мәктәп коллективлары да катнашты. Җыр һәм бию коллективлары искиткеч күркәм бәйрәм бүләк итте.

Менә шулай «Хәвефсез тәгәрмәч» матур бер фестивальгә – балачак бәйрәменә әйләнде. Күңелле маҗараларга, мавыктыргыч ачышларга бай булды бу бәйге. Бик шәп чыныгу алды яшь инспекторлар. Иң куанычлысы: балалар бер-берсе өчен сөенеште. Үзара дуслашып, киләчәктә дә аралашырга – социаль челтәрләр аша язышып торырга сүз куешып таралыштылар. Кыскасы, дуслык-татулык җиңде! Афәрин!

Фотолар И.Н. Сафоновның шәхси архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев