Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

 «Дүрт аяклы дустым белән китап укыйм» исемле шәһәр бәйгесендэ катнаш!

Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» 3 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балаларны бәйгедә  катнашырга чакыра.

Конкурска яраткан  йорт хайванының китап белән төшкән  төсле фоторәсемнәре  кабул ителә. Иң яхшы эшләр ВКонтакте социаль челтәрендә 6 нчы китапханә-филиалы  битендә урнаштырылачак.

Конкурста җиңүчеләр һәр яшь төркемендә һәм һәр номинациядә I, II, III урыннар өчен дипломнар белән бүләкләнәчәк. Призлы урыннар алмаган конкурсантларга катнашучы сертификаты бирелә.
Конкурс эшләре 6нчы китапханә-филиалында Автозавод.проспекты, 23 (28/11), 4 подъезд 111, 115 кв. адресы буенча 2022 елның 18 майга кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмәтне китапханәнең сайтында укый аласыз.

Белешмәләр өчен телефон: 8(8552)54-53-30

Гайнутдинова Резеда Рөстәм кызы, Яр Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» Автоматлаштыру булеге китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев