Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Дәүләт Советында «Парламент дәресе - 2022» кысаларында узган республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

Дәүләт Советында «Парламент дәресе - 2022» кысаларында оештырылган балалар рәсемнәре, сочинениеләр һәм эсселар, мәктәп проектлары һәм видеороликлар, социаль челтәрләрдә медиаконтентлар буенча бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

"Быел республика мәктәпләрендә парламент дәресләре ундүртенче тапкыр уздырылды. Чынлап та, вакыт  "укытучы-укучы-депутат" форматында аралашуның кирәкле һәм киләчәктә зур перспективаларга ия икәнен раслады, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, –. Моннан тыш, әлеге проект зур тәрбияви һәм агарту эшен  башкара".

Парламент җитәкчесе мәктәпләрдә тәрбия эшен ныгытырга кирәклегенә аерым игътибар бирде. "Педагоглардан шәхес тәрбияләү буенча миссияне беркем дә төшермәде, - диде ул, - әйе, без балаларның математика, география һәм башка фәннәрне белүен телибез, әмма һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк, нәкъ менә мәктәптә бала характерының төп сыйфатлары һәм әхлакый кыйммәтләр салына".

Бу безнең күпмилләтле республикабыз өчен аеруча мөһим, анда 173 милләт вәкиле бер тату гаилә булып яши, алар үз халкының телен, гореф-гадәтләрен саклап, буыннан-буынга тапшыра. «Безнең республикада тынычлык һәм татулык хөкем сөргән мөхиттә сәләтле һәм талантлы балалар үсә», - дип басым ясады ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Быел уздырылган парламент дәресе “Мин - гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым” дип атала. Ул  Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүнең 30 еллыгына багышланган иде. Февраль-март айларында укучыларның иҗади эшләре һәм педагогларның методик эшләнмәләре конкурсы узды. 11 номинация буенча үткәрелгән бәйгеләрнең республика этабында 1-11 сыйныфлардан 370 укучы катнашты, 43 педагог дәрес һәм класстан тыш чаралар тәкъдим итте.

Фәрит Мөхәммәтшин парламент дәресен үткәрү буенча тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларына, класстан тыш эш педагогларына, иң яхшы методик эшләнмәләр авторларына бүләкләр тапшырды.

Башлангыч мәктәп укучылары арасында балалар рәсемнәре бәйгесендә иң яшь катнашучыларга бүләкләрне ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова тапшырды. «Бүген һәр баланың язмышы педагогның осталыгына һәм зирәклегенә бәйле, - дип билгеләде ул, - безнең тармакта 50 меңнән артык педагог һәм тәрбияче эшли. Без кадрлар белән горурланабыз, укытучыларыбызны югары бәялибез. 11 ел дәвамында мәктәптә һәр бала 11 меңнән артык дәрес уза. Ул дәресләрнең кайсысы укучы язмышына көчлерәк йогынты ясаячагын без төгәл белмибез. Шуңа күрә тәрбия эшен һәм уку эшчәнлеген берләштерү мөһим».

Дәүләт Советы депутаты, татар һәм рус телләрендә кануннар текстларының тәңгәллеген билгеләү буенча парламент комиссиясе рәисе, парламент дәресләрен оештыру һәм үткәрү буенча эш төркеме җитәкчесе Римма Ратникова укучыларны әйләнә-тирәдәге хәлләр белән кызыксынырга, актив гражданлык позициясен биләргә чакырды. “Бүген, без республиканың күп районнарыннан 50дән артык җиңүчене хөрмәтлибез, – диде ул, – шундый ук актив булыгыз, мәктәпнең иҗтимагый тормышында катнашыгыз. Теләк булганда, сез ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты эшенә кушыла алачаксыз”. Римма Ратникова 5-6 сыйныф укучылары арасыннан «Мин - гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым" проектында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

«Парламент дәресе - 2022» җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Конституция Суды Рәисе Фәрхәт Хөснетдинов, Дәүләт Советы депутатлары Александр Тыгин, Светлана Захарова, Альберт Хәбибуллин, Людмила Рыбакова, Марат Галиев катнашты.

Парламент дәресе - Дәүләт Советының, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты, ул 2009 елдан бирле уңышлы тормышка ашырыла, укучыларның сәяси-хокукый культурасын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә. Гомумән, проект эшләгән елларда укучыларның берничә буыны парламент дәресләренең хокукый мәктәбен узды. Аларның кайберләре берничә тапкыр муниципаль, республика, Россия һәм халыкара бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда җиңү яулады.

Чыганак https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2081134.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев