Чаллының 4нче мәктәбендә Тукай әсәрләренә нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә булды
24нче апрель көнне Чаллының 4нче мәктәбендә «Тукай - сүнмәс йолдыз ул» дигән әдәби-музыкаль кичә булды. Әлеге кичәдә шагыйрьнең балалар өчен язылган әсәрләренең бөтен персонажлары бергә очрашты.
Габдулла Тукайның якынлашып килүче 135 еллык юбилее уңаеннан Чаллының 4нче мәктәбендә бик мәгънәле әдәби-музыкаль тамаша әзерләнгән иде. Кичә барышында шагыйрьнең барыбызга да кечкенәдән таныш Гали, Акбай, Күбәләк, Былтыр, Шүрәле, Су анасы һәм башка геройлары бер-берсе белән очрашып таныштылар.
Әлеге бәйрәмдә урта сыйныф укучылары, укытучылар "Берләшик" театр берләшмәсе әгъзалары башкаруында рәхәтләнеп шигырьләр тыңлады, «Мизгел» бию ансамбленең биюен тамаша кылды, һәм азакта бергәләшеп «Туган тел» җырын башкардылар.
Кичәне әлеге мәктәптә укыган, хәзер төзелеш техникумы студенты Рузил Разиев һәм Азалия Ахунова һәм әзерләүче режиссер Хөсәенова Наҗия Габдулла кызы алып бардылар.
Рузил «Әллүки» шигырен сөйли.
Китапханәче Роза Власова оештырган китап күргәзмәсе.
«Мизгел» бию ансамбле чыгыш ясый.
Яшь тамашачылар тын да алмый карыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев