Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда World Skills Russia чемпионатының муниципаль этабында катнашучыларны бүләкләделәр

59нчы «Адымнар-Чаллы» гимназиясендә шәһәрнең мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында World Skills Russia чемпионатының муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Бүләкләү тантанасында Башкарма комитетның мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин, мәктәпкәчә, гомуми белем бирү, һөнәри һәм югары уку йортлары, ресурс үзәкләре җитәкчеләре, производство вәкилләре катнашты.

Чемпионатның муниципаль этабында 102 балалар бакчасыннан 108 бала һәм 72 белем бирү учреждениесеннән 362 укучы 28 компетенция буенча 12 махсуслаштырылган мәйданчыкта көчләрен сынады.

Җиңүчеләргә 1, 2, 3 дәрәҗә сертификатлар, шулай ук кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Команда зачетында 30, 36, 77 нче белем бирү учреждениеләре җиңүче булды.

Чыганак: nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев