Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда Тукайның 136 еллыгына багышланган бәйрәм үтте

Габдулла Тукайның Чаллыдагы һәйкәле янына киң җәмәгатьчелек вәкилләре - укучылар, укытучылар, китапханәчеләр, язучылар, журналистлар һәм татар телен хөрмәт итүче барча халык җыелган иде.

Бүген, 26 апрельдә, Чаллыда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Тукайга чәчәкләр китерик» исемле чара узды.

Анда шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Факил Сафин, иҗат әһелләре, язучылар, укучылар, студентлар, педагоглар һәм күпсанлы кунаклар катнашты.

Чараның рәсми өлешен Тукай һәм аның замандашлары башлап җибәрде. Тамашачыга Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театры артистлары башкаруында әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителде.

Шулай ук шәһәркүләм әдәбият һәм сәнгать конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү дә булды. Конкурс Чаллы шәһәрендә яшәүче иҗат әһелләренең активлыгын арттыру максатыннан үткәрелә.

Конкурс 4 номинациядә үткәрелде. Җиңүчеләр:

"Әдәбият" - Якупова Сирень Мөхибулла кызы - Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова һәм Һади Такташ исемендәге премия лауреатлары, шагыйрә

"Сынлы сәнгать" - Гәрәева Хәния Гыйлметдин кызы - Татарстан Республикасы рассамнар берлеге әгъзасы, рәссам

"Театр сәнгате" - Нуретдинова Гөлназ Минзакир кызы - Чаллы дәүләт курчак театрлары режиссерлар

«Музыкаль һәм башкару сәнгате» номинациясендә «Иске шәһәр»халык уен кораллары ансамбле җиңүче дипломы белән бүләкләнде.

Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «Эврика» мәдәни-күңел ачу үзәге солистлары һәм «Болгар» бию театры солистлары башкаруында концерт программасы оештырылды. Картиналар галереясе һәм үзәк китапхәнәләр системасы күргәзмәләре узды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов барлык катнашучыларны шигърият көне белән котлады.

Аннары Чаллы татар драма театры артистлары, язучылар һәм балалар башкаруында Габдулла Тукайның шигырьләре һәм заманча авторларның әсәрләре яңгырады.

Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итү «Туган тел»җыры бергәләшеп башкару белән тәмамланды. Чаллылылар бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салдылар. 

Без бәйрәмгә килгән кайбер укучыларны хис-кичерешләре белән уртаклашуларын сорадык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев