Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда “Татарстан хәзинәләре” шәһәркүләм уен программасының финалы үтте (ВИДЕО)

"Татарстан хәзинәләре" шәһәркүләм уен программасы 5-6 сыйныф укучылары өчен октябрьдән апрель аена кадәр оештырыла.

Һәр мәктәптән 7-8 кешедән торган бер команда катнаша. Проектның авторы һәм җитәкчесе - 1нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае мөгаллимәсе Закирова Зөлхәбирә Абдулхай кызы.

Әлеге программа менә инде 20 ел рәттән тормышка ашырыла. Шушы вакыт эчендә проектта катнашкан һәрбер бала татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары турында мәгълүмат алды, татарча сөйләм телен яхшыртты, чөнки проект татар телендә алып барыла.

Финал Чаллының 1нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда үтте. 2021-2022 уку елында әлеге программада шәһәрнең 30дан артык  мәктәпләреннән командалар катнашты.

Финал кичәсендә быелгы программа барышында төшерелгән иң уңышлы, яхшы видеолар, иҗади номерлар һәм проектлар күрсәтелде, катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук ачык микрофон эшләде, теләгән һәркем әлеге программа хакында үзе уйлаган фикерләрне тамашачыга җиткерә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев