Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы Сабан туенда өч игезәк егет милли көрәш буенча пьедесталны яулады

Көрәшче егетләрнең әтиләре дә дөнья чемпионы.

Чаллыда үткән Сабантуйда халыкның игътибарын бертуган Сибгатуллиннар җәлеп итте. Өч игезәк егет – Фазыл, Фаяз һәм Хәсән милли көрәш ярышында катнаштылар. Үз авырлык категорияләрендә алар җиңүче булдылар һәм пьедесталның урыннарын үзара бүлештеләр.

«Егетләр бик тырыш, максатчан һәм югары спорт нәтиҗәләрен күрсәтә, - дип хәбәр итте спортчыларның тренеры Илгиз Шәмсевәлиев. - Яшь булуына карамастан, алар милли көрәш буенча төрле чемпионатларда уңышлы чыгыш ясыйлар. Әлеге бертуганнар киләчәктә шәһәребез һәм республикабызның спорт данын арттырырлар дип ышанам».

Егетләрнең әтиләре Илшат Сибгатуллин – билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, герой-шагыйрь Муса Җәлил исеменә үткәрелгән турнирда дүрт тапкыр чемпион булды. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы сайты хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев