Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Ак калфаклы татар кызы 2023» шәһәркүләм бәйгесе үтте

Бәйгедә Чаллы мәктәпләренең 9-11 сыйныфында укучы иң оста 8 кыз катнашты.

Чаллының "Эврика" шәһәр мәдәният үзәгендә "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы белән берлектә "Ак калфаклы татар кызы" Республикакүләм бәйгесенең шәһәр этабы уздырылды. Бәйгедә шәһәр мәктәпләрендә укучы әлеге исемгә иң лаеклы 8 кыз катнашты.

Иң башта кызлар визитка конкурсында чыгыш ясады. Һәрберсе үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтте - җырлады, дәртле биюләр башкарды, шигырьләр сөйләде. 

Аларның өй эше итеп әзерләнгән туган тел турындагы эсселары, портфолиолары жюри өстәлендә иде.

Соңрак "Җанлы әңгәмә" үтте - кызлар жюри әгъзаларына кара-каршы утырып аларның сорауларына җавап бирде. Бу аларга үзенә күрә бер имтихан тоту кебек булды. Кызлар гаилә традицияләре турында, үзләре генә белгән рецептлар турында сөйләде. Шәҗәрәләре белән дә таныш икән кызлар, нәселләрен беләләр. Жюри әгъзасы Лилия Гыйбадуллина туачак балаларына нинди исемнәр кушачагы белән кызыксынды. Фирдүсә ханым Әюпова бирнәнең нәрсә икәнен беләсезме, ул хәзер кирәкме дип сорады. Кызлар, әлбәттә, кирәк дип җавап бирде. 

Алга таба бәйгенең практик өлеше башланды. «Оста куллар» дип аталды ул. 10 минут эчендә кызлар токмач басты, дисбе җыйды.

Йомагаклау өлешендә "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеге җитәкчесе Фирдүсә Әюпова әлеге конкурсның әһәмиятен билгеләп үтте. «Бүген чыгыш ясаган кызлар – барысы да җиңүчеләр. Һәрберсенең аерым таланты, осталыгы, матурлыгы бар. Бүген алар зур сынау үттеләр – фикерләрен дөрес итеп җиткерә белү, токмач кисү, энә тоту осталыкларын күрсәттеләр. Аларны шушы дәрәҗәгә җиткереп әзерләгән укытучыларына, әти-әниләргә зур рәхмәт. Бүген Республика этабында катнашырга лаек дип табылган 3 кыз алар әле тагын бер кат җиде иләк аша үтеп, берсе генә финалга узачак», - диде ул.

Катнашучы кызлар барысы да җиңүче дипломына ия булдылар. "Шәһри Чаллы" газетасы баш мөхәррире Резеда Юсупова Шәйдуллина Айсылуга исткиткеч җырлавы өчен газетага ярты еллык подписка бүләк итте.

Барлык кызлар да Чаллы татар дәүләт драма театрына чакыру билетлары белән бүләкләнде.

Чаллы шәһәрен Республика этабының сайлап алу турында 4нче мәктәп укучысы Вильданова Мәрьям, 84нче лицей-интернат укучысы Фардеева Розалина, 2нче гимназия укучысы Ишалина Айсылу тәкъдим итәчәк. Алар тагын бер кат сайлап алу этабында катнашып, берсе генә финалда чыгыш ясау мөмкинлегенә ия булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев