Чаллы укучылары «Эссен» кондитер фабрикасында «татлы» экскурсиядә булдылар
18-20 ноябрь көннәрендә Чаллыда «Профессионаллар белән танышыгыз!» проекты оештырылды.
Анда 13нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 «Б» сыйныфы укучылары катнашты. Бу хакта «Заман» яшьләр үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Катнашучылар өчен «Һөнәр формуласы» лекциясе, «Эссен» кондитер фабрикасына экскурсия, «Профессиягә адым» һөнәри юнәлеш бирү уены оештырылды.
Экскурсиядә укучылар формалаштырылган конфетлар җитештерү цехында һәм вафлялар продукциясе җитештерү цехында булдылар. Балалар продукция ассортименты, шулай ук кондитер фабрикасының җитештерү процессы белән таныштылар. Экскурсантларның барысы да татлы сюрпризларга ия булды.
Укучылар шулай ук һөнәрләр, эш шартлары һәм хезмәткәрләрнең таләп ителгән квалификациясе турында да белделәр.
Икенче көнне «Заман» яшьләр үзәге белгечләре «Профессиягә адым» дигән мавыктыргыч уен уздырдылар, анда балалар экскурсиядә алган белемнәрен искә төшерделәр һәм ныгыттылар.
Уен нәтиҗәләре буенча, беренче урынны «Парламент» командасы яулады, икенче урынны «Капитан Абсолют» командасы алды, өченче урында – «Гетто»командасы.
Чара кысаларында укучылар Чаллы технология техникумы студентлары белән очраштылар, әлеге мәгариф учреждениесендә укытыла торган программалар һәм һөнәрләр белән таныштылар.
"Эссен" кондитер фабрикасына шәһәрдә һөнәри юнәлеш бирү эшен үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерәбез, дип белдерә оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев