Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Биш таҗлы чәчәк эзлик...

Сезнең Чаллыда булганыгыз бармы? Килегез әле сез, чакырам! Шәһәребез бик матур бит безнең: алмагачлы, сиреньле, миләшле шәһәр!

Хәзер менә алмагачлар ап-ак чәчәккә күмелде! Бу гүзәллек атна-ун көнгә бара, аннан соң ямь-яшел алмалар «төшә». Көз көне сары, кызыл, яшел  алмалар җиргә коелачак. Бу сый-нигъмәткә кошлар рәхәтләнә инде.

Былтыргы ел миләшкә бай булды, ап-ак кышта күзләрне камаштырып, ут янып утырдылар. Алар янында төрле кошлар сыйланды. Миләш агачын татар халкы электән үз иткән. Күз тиюдән, кайгы-хәсрәттән саклый дип уйлаган. Сабыйларның кулына миләш агачыннан ясалган беләзекләр кидергәннәр. Тиздән миләшләр дә ап-ак күлмәкләрен киеп, тирә-якка хуш ис аңкытып утырыр!

Чаллыда сиреньнәр дә күп. Алар хәтта җырларга да кергән. Без, чыгарылыш сыйныф укучылары, яратабыз инде сирень чәчәкләрен. Чәчәк арасыннан биш таҗлысын эзлибез. Шундый чәчәк тапсаң, аны ашарга кирәк, диләр. Һәм имтиханда «5»ле алачаксың! Алайса, укып торырга да кирәк булмаган икән!

Имтиханнарны яхшы биреп, хыялларыбызны тормышка ашыра алсак иде барыбыз да, әйеме? Мин безгә уңышлар телим!

Әмирова Роза, Чаллы шәһәре.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев