Биләрдә «Сәләт» форумының медиа сменасы ачылды
Ул 25нче июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Биләрдәге «Сәләт» форумы үз экваторын кичте һәм кичә дүртенче смена - Медиа Биләр Форум (Медиа /Media) старт алды, ул 25нче июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Сменаның ачылу тантанасында Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының социаль үсеш буенча җитәкченең урынбасары, «Сәләт» клубының 8нче Президенты Надир Курамшин чыгыш ясады.
«Гүя кичә генә үземнең монда катнашучы буларак килгәнемне хәтерлим. Күрәм, еллар узу белән «Сәләт» үсә, аның белән бергә катнашучыларның кызыксыну дәрәҗәсе дә арта. Бу көннәрне күңелле үткәрүегезне һәм сезнең белән гомер буе калачак мөмкин кадәр күбрәк тугры дуслар табуыгызны телим. Якыннарыгыздан, туганнарыгыздан һәм «Сәләт»тән көч алыгыз. Яңа уку елын уңышлы башлавыгызны телим», - дип белдерде ул.
Шулай ук сәламләү сүзләре белән «АК БАРС» банкы ААҖ идарәсе рәисе киңәшчесе Эмиль Хәйретдинов чыгыш ясады.
«Сәләт»тә син үзеңне яшь хис итәсең. Еллар үзенекен ала, ләкин монда сезгә һәрвакыттагыча рәхәт — ничә яшьтә булуыгызга карамастан. Татарстан яшьләре, мин сезнең туган телегезне белүегез, бер - берегезгә ярдәм итүегез һәм үсүегез белән горурланам», - диде ул.
Дүртенче сменада Самара, Пермь, Ырымбур өлкәләреннән, Марий Эл, Мордовия, Башкортостан һәм Татарстанның барлык районнарыннан 950 бала катнаша. Катнашучылар арасында - фән олимпиадалары, конференцияләр җиңүчеләре һәм призерлары, төбәк «Сәләт» клублары лидерлары һәм Татарстан Республикасы районнары һәм мәктәпләре активистлары.
Медиа Биләр Форум сменасы – социаль медиаресурслар белән эшләү өчен кирәкле булган актуаль инструментларга багышланган смена. Иҗади лабораторияләр форматында узачак сменада катнашучылар медиа дөньясы белән танышып, алган белемнәрен һәм күнекмәләрен гамәлдә сынап карый алачак.
Эш 6 юнәлештә алып барыла:
- фото һәм видеопродакшн,
- социаль челтәрләрне алып бару,
- телевизион журналистика,
- блогинг һәм подкастлар.
Смена кысаларында Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы белгечләреннән остаханәләр узачак. Медиа өлкәсендәге тәҗрибәләре белән: Films Genesis видеопродакшнына нигез салучы, ЮИМ спикеры Борис Маслов, «Умскул» онлайн-мәктәбенең видеоконтент бүлеге җитәкчесе Софья Фастеева, «Инде» интернет-журналы мөхәррире Камил Гыймазетдинов, «Городские интонации» медиапроекты җитәкчесе Мансур Әхмәтшин, SMM, маркетинг өлкәсе белгече Алинә Гималтдинова һәм башка бик күп белгечләр уртаклашачаклар.
Форумда катнашучыларның лекцияләр һәм остаханәләр тыңлау гына түгел, ә төрле юнәлешләр буенча лабораторияләрдә катнашу мөмкинлеге дә булачак.
БИМ-радио һәм «Яшьлек» яшьләр медиасы алып баручысы Руслан Балдин «Подкаст» лабораториясе үткәрәчәк, анда балалар аудиоконтент булдыруның эчке кухнясы турында беләчәк һәм үз подкастларын яздырып карыйячак. Фотографлар Роберт Шакиров, Инсаф Әхмәтшин һәм Анастасия Иванова портрет, пейзаж, мобиль һәм башка төр төшерү нигезләре турында сөйләячәкләр.
Катнашучыларның иң яхшы эшләре сменаның ябылу тантанасында тәкъдим ителәчәк. Skyeng YouTube-каналы режиссеры һәм продюсеры Екатерина Герм-Уварова оператор-куючы Арина Баранова белән бергә «YouTube-шоу булдыру серләре» лабораториясен үткәрәчәк, анда балалар белән YouTube проектларын булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
Форумда гадәттәгечә Эко-юнәлеш буенча активлыклар узачак. Сменада табигатьне саклау һәм экологик шартларны яхшырту мәсьәләләренә багышланган остаханәләр һәм практик дәресләр сериясе гамәлгә ашырылачак.
Форум территориясендә эко-бакча ачылачак, анда теләгән һәркем үсемлекләр утырта алачак, шулай ук Биләр музей-тыюлыгы территориясендә экскурсияләр узачак, анда балалар кошларны күзәтә һәм җирле табигать белән таныша алачак.
Шулай ук бу сменада төбәк «Сәләт» клублары җитәкчеләре өчен махсус «Остаз» уку-укыту проекты оештырылачак.
Смена дәвамында «Җанлы Сәләт» (SeletLive) турыдан-туры эфирлар студиясе чыгарылышы булачак. Трансляцияләр форумның ВКонтакте һәм YouTube рәсми аккаунтларында 23 һәм 24 июльдә 18.30 сәгатьтә алып барылачак.
Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев