Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Без яраткан Татарстан!

30 август – республика көне! Та­тарс­тан­да бү­ген­ге көн­дә 4 мил­ли­он­га якын ке­ше яши. Яр­ты­сын­нан ар­ты­гы – та­тар­лар.

Ур­наш­кан уры­ны:

Көн­чы­гыш Ев­ро­па ти­гез­ле­ген­дә, ике зур ел­га – Идел һәм Чул­ман оч­раш­кан урын­да ур­наш­кан. Төнь­як­тан көнь­як­ка 290 км һәм көн­ба­тыш­тан көн­чы­гыш­ка 460 км озын­лык­та.

Та­би­га­те:

Та­тарс­тан­ның 16 про­цен­ты ур­ман­нар бе­лән кап­лан­ган. Көнь­як-көн­чы­гы­шта кал­ку­лык­лар бар. Тер­ри­то­ри­я­нең 90 про­цен­ты диң­гез би­ек­ле­ге­нән 200 метр­дан юга­ры­рак. 500дән ар­тык хай­ван тө­ре бар.

Та­тарс­тан та­би­га­те ис­кит­кеч ма­тур! Шу­лай бит, әйе­ме?!

Бай­лык­ла­ры:

Бе­рен­че чи­рат­та, нефть. Ту­ла­ем за­пас 1 мил­ли­ард тон­на исәп­лә­нә. Та­тарс­тан­да 127 урын­да нефть бу­луы бил­ге­ле, алар үз эче­нә 3 мең­нән ар­тык ят­ма­ны ала. Ле­ни­но­горск ра­йо­нын­да ур­наш­кан Ро­маш­ки­но нефть чы­га­на­гы – Ру­си­я­дә иң зур чы­га­нак­лар­ның бер­се.

Җир ас­тын­да из­весть­таш, до­ло­мит­лар, тө­зе­леш ко­мы, кир­печ бал­чык­ла­ры, тө­зе­леш та­шы, гипс, ком-гра­вий кат­наш­ма­сы, торф, шу­лай ук нефть би­ту­мы, таш­кү­мер, яна тор­ган сла­нец, це­о­лит­лар, ба­кыр һәм бок­сит за­пас­ла­ры бар.

Хал­кы:

Та­тарс­тан­да бү­ген­ге көн­дә 4 мил­ли­он­га якын ке­ше яши. Яр­ты­сын­нан ар­ты­гы – та­тар­лар.

Та­тар­га бәй­ле та­рих:

* Инг­лиз те­лен­дә ки­ре һәм үз­сүз­ле ма­лай­ны «young tartar» («та­тар ма­ла­е») дип атый­лар, ә ин­де үзен­нән көч­ле­рәк дош­ман бе­лән оч­раш­кан­да инг­лиз­ләр – «to catch a Tartar» («та­тар­га оч­ра­дым») ди­ләр.

* Япон те­лен­дә шун­дый әй­тем бар: «та­тар­ча ат­лау» яки «та­тар ады­мы». Ул нин­ди­дер бик мө­һим эш яки тә­вәк­кәл­лек ту­рын­да сөй­лә­гән­дә кул­ла­ны­ла.

 

* В. И. Даль­нең «Аң­лат­ма­лы сүз­ле­ге» һәм Ф.А.Брок­гауз бе­лән И. А. Еф­рон­ның Эн­цик­ло­пе­дик сүз­ле­ге бу­ен­ча «у­ра» сү­зе та­тар­ның «ур» – ор сү­зен­нән ки­леп чык­кан.

* XIX га­сыр­га ка­дәр та­тар ша­гый­ре Кол Га­ли­нең «Кыйс­саи Йо­сыф» поэ­ма­сы кулъ­яз­ма хә­лен­дә ге­нә яши, лә­кин бу аңа киң та­ра­лыр­га  ко­ма­чау ит­ми. Әй­тик, бу әсәр кия­ү­гә чы­гу­чы та­тар кыз­ла­ры­ның кү­бе­се­нең бир­нә­сен­дә бу­ла.

* 1612 ел­да не­мец шә­һә­ре Лейп­циг ти­пог­ра­фи­я­сен­дә та­тар те­лен­дә бе­рен­че ки­тап ба­сы­лып чы­га.

* Бокс бу­ен­ча Рос­си­я­нең бе­рен­че чем­пи­о­ны бу­лып 1915 ел­да та­тар бок­се­ры – «Ка­ра ма­лай» ку­ша­мат­лы Нур­мө­хәм­мәт Али­мов ка­ла.

* Япо­ни­я­дә са­му­рай кы­лыч­ла­рын әле­гә ка­дәр Tatara тех­но­ло­ги­я­се бу­ен­ча ко­ел­ган ко­рыч­тан эш­ли­ләр; ул тех­но­ло­ги­я­не якын­ча VII га­сыр­да ко­яш чы­гы­шы иле­нә та­тар­лар алып кил­гән бу­ла.

* Без­нең эра­га ка­дәр IV—III га­сыр­лар­да Бө­ек Кы­тай ди­ва­ры та­тар­лар­дан (һәм баш­ка да­ла ха­лык­ла­рын­нан) сак­ла­ну өчен тө­зел­гән.

Ге­не­ти­ка

Ге­не­ти­ка бу­ен­ча та­тар­лар­ны өч төр­кем­гә бү­лә­ләр: Кы­рым та­тар­ла­ры, Идел буе та­тар­ла­ры (ягъ­ни без!) һәм Се­бер та­тар­ла­ры. Әм­ма ба­ры­бер дә без, та­тар­лар, бер ха­лык!

Фильм­нар

Та­тар те­лен­дә уй­нал­ган нә­фис фильм­нар бар­лан­ган. Алар бар­лы­гы 106 икән.  Ин­де бу исем­лек­кә кер­мә­гән фильм­нар да бар­дыр. Соң­гы ва­кыт­та без­дә ки­но сән­га­те, чын­нан да, үс­те.

«Ка­ра Ак­кош» сай­ты фай­да­ла­ныл­ды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев