Без гаепле түгел, әмма... без дә гаепле!
Татарстанда ел башыннан исәпләгәндә балалар катнашында 280 юл һәлакәте булган. Аларда 290 бала тән җәрәхәте алган, ун бала һәлак булган. Аларның бишесе – пассажир, икесе – җәяүле, икесе – мотоциклда, берсе – велосипедчы. Бик аяныч саннар инде бу.
Кызганычка каршы, куркынычсызлык бездән генә тормый – күп һәлакәтләр машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга. Әмма шул ук вакытта бездән дә тора шул – бүген – без җәяүле, иртәгә инде, бәлки, транспорт йөртүче буларак, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. ЮХИДИнең Чаллы шәһәре буенча пропаганда бүлеге өлкән инспекторы Рүзил Заһидуллин белән без һәлакәт сәбәпләре һәм беркайчан да онытылмаска тиешле кагыйдәләр турында сөйләштек.
– Рүзил әфәнде, Татарстан буенча саннар билгеле, инде Чаллыны алсак?
– Чаллыда соңгы 8 ай эчендә балалар белән 75 юл һәлакәте теркәлде. Бер бала, кызганычка каршы, һәлак булды, 81е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. 44 очракта балалар җәяүле буларак юл һәлакәтенә эләктеләр. Шуны искәртик – самокатта йөрүчеләр дә (электр самокатыннан тыш) җәяүлеләр рәтенә керә.
– Ә велосипедта йөрүче балалар арасында юл һәлакәтенә очраучылар күпме?
– Андый очраклар тугыз. Шуларның җидесе балалар гаебе белән килеп чыккан. Балалар җәяүлеләр юлын велосипедтан төшмичә генә узарга мөмкиннәр. Яисә машина юлына чыгарга. 14 яшькә кадәр велосипедчыга машина юлына чыгу рөхсәт ителми.
– Ә шулай да күп очракта кем гаепле була: җәяүлеме, машина йөртүчеме?
– Балалар катнашындагы шушы 75 юл транспорт һәләкәтен мисалга алсак, 52 очракта машина йөртүчеләр гаепле. Әмма мин хаклы дип, күрә торып машина астына керергә ярамый. Кызганычка каршы, балалар, яшүсмерләр арасында юлдагы машиналарны карап та тормыйча юлга атылып чыгучылар күп. Юл йөрү кагыйдәләрендә дә язылган бу: җәяүлеләр юл аша чыкканда машина юклыгына (яисә туктавына) инанырга тиеш. Юл һәлакәтләренең 21 очрагы юл аша чыкканда булган. 30 очракта балалар пассажир буларак зыян күргән. Маршрут автобусларында тотынып бармыйча да зыян күрә балалар: автобус кисәк туктый икән, егылып имгәнүеңне көт тә тор! Бәла юктан да килеп чыгарга мөмкин.
– Мәктәпләрдә укулар башлангач, юл һәлакәтләре килеп чыгу куркынычы да артадыр. Без гел дип ашыгабыз бит.
– Бер сәбәп – ашыгу булса, икенче сәбәп – көз көне тиз караңгы төшә. Шуңа күрә көз-кыш айларында якты, ачык төстәге киемнәр кию бик мөһим. Киемнәрдә яктылык кайтару элементлары, һичшиксез, булырга тиеш.
– Иминлекнең төп шарты – юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белү. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен кайда, ничек өйрәнәләр? Системасы бармы аның?
– Беренче чиратта өйдә, әти-әнисеннән күрмәкче. Аннары инде балалар бакчасында, мәктәптә. Бик күп уку йортларында яшь инспекторлар отрядлары эшләп килә, без бергәләп җәяүлеләр юлларына чыгабыз, плакатлар ясыйбыз, җәяүлеләрне кисәтәбез. Балалар машина йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакырып хатлар язалар.
Минем тагын бер кат яшь дусларымны кисәтәсем килә: имин булу өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү генә җитми, аларны әле үтәү дә кирәк!
Гөлинә Гусамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев