«Беренче театр»: бездә шкафлар да сөйләшә!
Күптән түгел Казанга 18нче гимназия базасында Аграфена Васильева җитәкләгән балалар театр студиясенә кунакка барып кайттык. Шул турыда язманы укыгыз.
Синең «Әби» буласың килер иде микән, әллә «Песи»ме? Юкка гына сорамыйм – Һади Такташның «Тәүфыйклы песи» әсәрендә иң төп рольләр бу. Казанның 18нче татар гимназиясе базасында эшләп килгән театр студиясе шушы әсәрне сәхнәгә куярга әзерләнә икән. Репетицияләрен карап торабыз әле менә. Кызык әсәр бит инде ул «Тәүфыйклы песи», әйеме? Әмма балалар сәхнәгә куйганда ул тагын да тәэсирлерәк килеп чыга икән!
Хәер, башыннан башлыйк әле – Казанга, Аграфена Васильева җитәкләгән балалар театр студиясенә кунакка бару хыялы бездә күптән түгел туды. Сәбәбе шул – Әмирхан Еники әсәрләре буенча төшерелгән «823 км» фильмында да шушы театр студиясенә йөрүче балалар катнашкан иде бит.
– Безнең кечкенә актерлар аеруча шәп уйнады, – дип искә алган иде фильм режиссерларының берсе, актер Ирек Хафизов. Һәм Васильева Аграфена Антоновна студиясенә йөрүче малайларның берсен – Солтанны аерым телгә алган иде.
Шуннан кызыксынып киттек инде без әлеге студия белән. Ә кызыксынуыбыз юкка гына булмаган. Гаҗәеп кызыклы малайлар-кызлар белән танышып кайттык бит!
Студиягә 90нан артык бала йөри
Идел буе сәнгать мәктәбе карамагындагы театр студиясе Казан шәһәренең 18нче татар гимназиясенә урнашкан. Шуңа күрә студиянең нәкъ менә татар телендә эшләве гаҗәп түгелдер. Бүген бирегә 90нан артык бала йөри икән. Күп бит инде! Аларга ничек рольләр җиткерәсең? Хәер, монда да җаен тапкан студия җитәкчесе Аграфена Васильева.
– Галиәскар Камалның «Беренче театр»ын хәтерлисезме? Шундагы асрау кыз Биби ролен бездә берничә кыз башкара, – дип сөйли ул, – Бер күренештә – бер Биби, икенче күренештә – икенче. Чөнки рольләр аз, ә теләүчеләр күп.
Моннан тыш һәрбер рольгә дублерлар да әзерләнгәнен беләсез. Һәм булачак артистлар яшьләре буенча да берничә төркемгә бүленә икән.
Рольләр санын арттыруның тагын бер җаен тапкан Аграфена Антоновна – «Беренче театр»да шкафларны да сөйләштереп карарга булган. Шкаф булып сөйләшеп тә күрсәтте безгә Аграфена Антоновна: «Күлмәкнең ниндиен бирим? – диде, – Кызылынмы, көрәненме, шоколад төслесенме?»
Бер атна эчендә берни эшләп булмый!
– Спектакльне сәхнәгә куйганчы, без укучылар белән авазларны, сүзләрне дөрес әйтергә, басымны дөрес ясарга, геройларның характерын, образын ачарга өйрәнәбез, – дип сөйли ул. – Һәм ахырда яшь актер сәхнәгә тулы образ белән чыга. Рольләрне аерым өйрәнеп бетергәч, күмәк репетициягә тотынабыз. Чын артист ролен көн саен кабатлап торырга тиеш. Бер атна эчендә бернәрсә дә эшләп булмый.
Быел алар Шекспирның «Ромео һәм Джульетта»сын да куярга әзерләнәләр икән.
Идел буе балалар сәнгать мәктәбе директоры Резеда Инглис кызы Сөләйманова белән студия турында сөйләшәбез.
– Безнең иң нәтиҗәле эшли торган студияләрнең берсе бу, – дип сөйли Резеда Инглис кызы. – Студиягә йөрүчеләр актер гына түгел, нәфис сүз остасы, җырчы, биюче дә булып өлгерә.
– Безнең укучыларга театр студиясе бик ошый, – дип сүзгә кушыла 18нче гимназия директор урынбасары Зөһрә Зәкәриевна Садыйкова. – Театрдан тыш та бик күп мәдәни чаралар да оештыра Аграфена Антоновна. Габдулла Тукай, Муса Җәлил иҗатына багышланган кичәләр үтә. Бездә укыган 680 укучының берсе дә 11 ел эчендә сәхнәгә чыкмый калмый.
Солтан-Бәдретдин: «Атна буе чабата киеп йөрдем...»
Актерлар дигәннән... Сүз башында «823 километр» фильмын телгә алган идек бит, әйеме? Театр студиясенә йөрүче Солтан фильмда төп рольдә – Бәдретдин булып уйнаган икән. Нинди микән ул Солтан-Бәдретдин дип алдан ук кызыксынып барган идек. Әмма... көтелгәннән дә ныграк тәэсир итте әле ул безгә. Беренчедән, чип-чиста татарча сөйләшә, икенчедән бер үк вакытта олыларча да, балаларча да фикер йөртә.
Солтан Нотфуллин 18нче гимназиянең дүртенче сыйныфында укый һәм театр студиясенә дә дүртенче ел йөри икән.
– Аграфена Антоновна бүлмәсенә үзем килеп кердем, – дип искә ала Солтан.
Бүген ул театрда албасты булып уйный. Шуның өстенә бик күп мәктәпкүләм чараларда алып баручы буларак катнаша. Муса Җәлил, Габдулла Тукай шигырьләрен ярата. Ә менә Бәдретдин ролен башкаргач, Әмирхан Еники әсәрләре белән кызыксынуы арта аның.
Кинода төшү дә бик ошаган Солтанга. «Тагын төшәсем килә», – ди. Икенче тапкыр каршылыклырак рольдә – әйтик, берәр «бандит» булып уйныйсы килә икән. Ә «823 километр»да Солтанга узган гасырларда булып кайткан.
– Шул заманда яшәп калыр идеңме соң? – дип кызыксынабыз без.
– Калыр идем, – дип җавап бирә ул. – Ну ул вакытта кешеләрнең аяк киемнәре бик уңайсыз булган. Минем менә аякка чабата кидерттеләр. Атна бу шуның белән йөрдем. Аякларым арып бетте. Бик интектем. Аннары, ул вакытта машиналар булмаган, виләсәпидләр булмаган. Кешеләр атта йөргән. Арбада. Утырып карадым – анда селкетә дә селкетә. Минемчә, ат булу, арба булу бик зур байлык булган ул вакытта.
– Солтан үз-үзенә бик таләпчән, – дип сөйли студия җитәкчесе Аграфена Антоновна. – Максат куя белә. Сәхнәдә партнерлары белән дә эшли белә.
Тукай да сөенер иде!
Максатны, чынлап та куя белә икән инде – гармунда уйнарга өйрәнәм дигән, һәм өйрәнгән дә. Үзенең кечкенә генә матур бүлмәсендә безгә уйнап-җырлап та күрсәтте әле. Чираттагы максаты – синтезаторда уйнарга өйрәнү икән.
– Солтан безнең гел татарча гына сөйләшә, – дип сөйли әнисе Ләйсән ханым. – Кечкенәдән шулай, кибеткә керсә дә, ипине сатучыдан татарча сорый иде. Кечкенә вакытта миннән телефон сорап ала да, нәрсә карый дисәң, татарча юмор ачкан була.
Солтан безне урамда шигырь белән озатып калды. «Кара әле Тукай Казаныңа!» дип (Гәрәй Рәхим шигыре) Казан урамын яңгыратты ул. Без сөендек. Тукай күрсә, Тукай да сөенәчәк иде.
Ә балалар татар театр студиясенең башка кызыклы геройлары белән без сезне алга таба да таныштырырбыз әле.
Ризидә Гасыймова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев