Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Белем радиосы»н бергәләп тыңлыйк

Татнетны үстерү фонды “Белем.ру” порталы белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр өчен «“Белем радиосы” ‒ “Радио Белем”» билингваль интернет-радиосын ачып җибәрде.

Радионы тыңлау өчен сылтанма http://radio.belem.ru

Әлеге радио Россия Президенты каршындагы Мәдәни инициативалар фонды гранты нигезендә тормышка ашырыла.

Белем радиосы – киләчәк буын үзаңында милли мәдәни мирас белән гаилә кыйммәтләрен саклауны, татар мәгарифен һәм мәдәниятен үстерүне, уңышлы татар яшүсмере образын популярлаштыруны, аларның иҗади үсешенә ярдәм күрсәтүне максат итеп куя, дип хәбәр итә оештыручылар

Бу мәктәп балалары өчен радио һәм аның төп эчтәлеген мәктәп балаларына кирәк булган мәгълүмат тәшкил итәчәк.

Радиода “Сәламәт тәндә ‒ сәламәт акыл”, “Бездә кунак”, “Һөнәр иленә сәяхәт”, “Кичә, бүген, иртәгә” һәм башка тапшыруларны, балалар җырларын, поэзия һәм проза әсәрләрен тыңларга мөмкин булачак.

http://belem.ru/

Элегрәк без Балалар өчен татар телендә «Саф» интернет-радиосы ачылды дип хәбәр иткән идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев