Балык Бистәсе районыннан Камилә Гарифуллина «Дәвам итәбез» бәйгесендә
«Дәвам итәбез» бәйгесенә язмалар кабул итәбез. Балык Бистәсеннән Камилә менә шундый кызыклы һәм бик мәгънәле дәвам уйлап тапкан.
Бәйге турында – «Дәвам итәбез»
Чын дус
Айдарның каникуллары күңелсез башланып китте. Әти-әнисе аны, абыеңа иптәш булырсың, ярдәм дә итешерсең дип, авылга кайтарып куйдылар. Ә анда эш харап, бернинди кызык юк, бала-чага да аз кайта, интернет та тотмый. Шул ишегалды уртасында ике-өч тавыгы белән әтәч кукраеп йөри дә, койрыгын болгап, аяк арасында Акбай бутала. Ничек итеп көннәрне үткәрерсең...
Каникулның инде бер атнасы узды... Айдар һаман авылга кайтканына үкенеп йөри. Әбисе дә сизә, аңлый кебек. Көн саен тәмле-тәмле ризыклар пешерә оныкларына.
Айратка, Айдарның абыйсына, авылда яшәү бик ошый. Көндез ул үзенең дуслары белән балыкка, су коенырга йөри, ә кичен бергәләп урамга – авыл клубына чыгалар. Кыскасы, Айрат жәйге каникулларны зарыгып көтеп ала.
Айдарга гына авылда һаман күңелсез һәм ямансу... Ни өчендер, көннәр озак узган сыман аңа. Ул көне буе өйдә. Ятып карый, утырып карый...
Беркөнне күрше Нәргизә апага кунаклар кайтты, алар арасында Нияз исемле малай да бар. Ул Айдар яшендә. Элегрәк авылга бик сирәк кайта торган булган һәм Айдар кебек үк авылны бик яратмаган. Нәргизә апа Ниязны алып, Айдарларга керде, аларның икесен таныштырды. Айдар бик сөенде, чөнки авылда аның бер дусты да юк иде. Абыйсының үз дуслары.
Яңа танышлар бергә балыкка барырга булдылар. Бакчадагы тиреслектән суалчан казып алдылар, кармакларын барлап, сәпиләренә утырып юлга чыктылар. Су буе ерак түгел, анда бик тиз барып җиттеләр.
Көн бик шәп, кояш кыздыра. Балык берәм-берәм эләгә башлады. Бераз вакыт узгач, Айдарлар янына Марат белән Кәрим килде. Алар – авыл малайлары, гел икесе генә дус булып йөриләр, кечкенәләрне кыерсытырга яраталар. Айдар бу малайларны белә: алар белән дуслашма, дигәне бар иде әбисенең.
Бермәл Марат аларны бу жирдән куа башлады. «Монда шәһәр малайларына урын юк», – диде ул мыскыллап. Ә Кәрим Нияздан көлә үк башлады. Имеш, Нияз татар була торып, үзенең туган телен белми. Кәримгә Марат та кушылды, ә Нияз ни әйтергә белмәде. Дөрес, Нияз татар телен начар белә, гел русча сөйләшә, ләкин ул татар телен аңлый. Нияз сүзсез калды һәм аларга берни әйтмәде.
Айдарга Ниязны мыскыл итүләре ошамады. Ул үзенен дустын яклый башлады: «Ә сез үзегез татар теленнән башка нәрсә беләсез?! Сез олыларны һәм кечкенәләрне хөрмәтли белмисез, гел яманлык кына эшләргә торасыз. Өлкәннәргә булышмыйсыз. Ә Нияз ул андый түгел, сездән күпкә яхшырак... Татар телен мин аңа бу җәй ахырына хәтле өйрәтергә сүз бирәм. Менә күрерсез, татар телен әле ул сездән дә яхшырак беләчәк», – диде ул ачынып.
Марат белән Кәрим Айдардан моны көтмәгән иде – сүзсез калдылар һәм, үпкәләп, өйләренә кайтып киттеләр. Нияз Айдарга рәхмәт әйтте һәм, күңеле тулып, чын дус менә шундый буладыр ул, дип уйлап куйды. Егетләр, кармакларын жыеп, сәпиләренә утырып кайтып киттеләр.
Шул көннән соң Айдар Ниязны көн саен татар теленә өйрәтә башлады. Бик ошады бу шөгыль аларга. Каникулның беткәнен сизми дә калдылар.
Айдар, сүзендә торып, чыннан да, Ниязны татар теленә өйрәтте, хәтта Нәргизә апа аңа шуның өчен рәхмәтләр укыды. Әле күптән түгел генә авылны җеннәре сөймәгән Айдар белән Ниязның авылдан китәселәре дә килмәде. Китмәс борын, сагыныша башладылар бугай...
Камилә Гарифуллина, Балык Бистәсе районы, Күгәрчен мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев