Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Балачак – иң күңелле, рәхәт чак!

Халыкара "Балаларны яклау көне" уңаеннан Арча шәһәрендә "Безнең ишек алды" республика программасы буенча төзекләндерелгән мәйданчыкларда "Балачак – иң күңелле, рәхәт чак!" мәдәни күңел ачу чарасы узды.

Чара бәйрәм концерты, халык уеннары, аниматорлар чыгышы белән үрелеп барды. Бәйрәмдә балалар өчен "Татар читекләре" дип исемләнгән иҗади мастер-класс оештырылды. Балалар милли орнамент ысулларын кулланып читекләргә бизәкләр төшерделәр.

Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы булуын исәпкә алып балалар өчен халык уеннары да уйнатылды. Без балачакта уйнаган күп уеннар инде онытылып бара. Ә алар шундый ихлас, гади һәм кызыклы булган. Замана балаларына әлеге уеннарның күбесе таныш түгел. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүрешендә чагылыш тапкан уеннарны күрсәтү –  үзебезгә дә кызык булды. "Җидегән чишмә" Арча халык театры җитәкчесе Рамил Мөхетдинов балаларга "Чәчәк салыш (тәңкә салыш)", "Буяу сатыш" уеннары уйнатты. Тузганак чәчәгеннән сыбызгы ясау буенча мастер-класс балаларга аеруча ошады. Балалар белән санамышлар әйтеп тә уйнадык.

Зур технологияләр алга киткән фән-техника чорында, халык уеннарын уйнату бик зур әһәмияткә ия. Алга таба да мәдәни чараларда балаларны халык уеннары белән таныштыруны дәвам итәчәкбез.

Бикбаева Ләйлә, Арча районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев