Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Байбулат Батулла: «Ядәч» (12+) фильмы әтиемнең һәм минем тормышыма нигезләнгән

14нче сентябрьдә Байбулат Батулланың «Ядәч» («Бери да помни») (12+)фильмы прокатка чыга.

14нче сентябрьдә Байбулат Батулланың «Ядәч» («Бери да помни») (12+)фильмы прокатка чыга. 

«Ядәч» (12+) фильмының режиссеры — Байбулат Батулла, сценарий авторлары — Байбулат Батулла, Таһир Минһаҗев, Дарья Беседина. Рольләрдә: Рабит Батулла, Роза Хәйруллина, Юныс Таиров, Алмаз Хәмзин, Нияз Мөбарәкҗанов, Сирень Бәйрәмов, Алинә Насыйбуллина, Нурбәк Батулла һ. б. 

Фильм комедия жанрында төшерелгән, 83 минут бара. Җитештерүче-студия: Bosfor Pictures.

«Балачакта мин еш кына ядәч балалар уенын уйный идем. Бу уенны уйнап, кичке аш та күңел ачуга әверелергә мөмкин. 2015 елда шушы уен кергән фильмны төшерү турында уйландым. 
«Ядәч» (12+) — кешеләрнең яшәү ямен югалтулары, үз-үзләренә кул селтәүләре, үз язмышларына үпкәләүләре турындагы тарих. Геройлар өлкән булуга карамастан, монда яшь бөтенләй мөһим түгел. 
Фильм тормышка кызыксынуны яңарту мөмкинлеге, яшәргә теләк уяну турында. Хыял, идея, максатларыңны истә тотып, аларны тормышка ашырырга кирәк», — ди режиссер Байбулат Батулла.

Байбулат Батулла беренче чиратта сериаллар режиссеры буларак билгеле. «Ядәч» (12+) фильмы — аның беренче тулы метражлы фильмы. Әлеге фильм «Короче» Россиякүләм фестивалендә дебют программасында җиңде. 

«Короче» — Россия күләмендә үткәрелүче кыска метражлы кино фестивале, ул 2013 елдан бирле ел саен Калининградта уза. 2017 елда Байбулат Батулла «Короче» фестивалендә «Половинки» кыска метражлы фильмы белән катнашып, «Иң яхшы сценарий өчен» номинациясендә лауреат булды.

 

Әлеге фильм Илһам исемле малайның җәйге каникулларда авылга — әби-бабасы янына кайткач күргән маҗаралары турында. 

Алты яшьлек Илһам каникулларны авылда уздыра һәм әти-әнисен бик юксына. Ул әле аларның һәлакәттә вафат булганнарын белми. Оныгының ничек тә күңелен күрер өчен, бабасы «Ядәч» дигән уенны исенә төшерә. Баштарак бу Суфия әбисенә бер дә ошамый. Шулай да тора-бара әлеге уен аркасында шушы гаиләнең генә түгел, бөтен авылның тормышы һәм хыяллары үзгәрә башлый. 

Ядәч уены дуга формасындагы кечкенә генә тавык сөяге белән уйнала. Аны ике кеше ике ягыннан тотып сындыра. Шуннан соң бу ике кешенең берсе ни дә булса алганда «Исемдә» дип әйтергә тиеш. Әгәр дә бу сүзне әйтмичә генә нәрсәдер алса, бирүче кеше «Ядәч» ди һәм җиңә. Шуннан соң һәр җиңүче икенче кешенең биремен үти. Мәсәлән, фильмда Рәсим бабай оныгы Илһамга бер чиләк туңдырма алып бирергә, ә Суфия әби көне буе робот кебек сөйләшергә һәм хәрәкәт итәргә мәҗбүр була. Ләкин бу бары тик төп вакыйга тирәсендәге уен гына, ә төп вакыйганың нинди икәнен, киноны карагач белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев