Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Апуш» театр студиясенең «Зоопарк-әлифба» спектаклен 500 тамашачы карады

Әлеге постановка – студиянең зур сәхнәдәге икенче иҗади эше.

13 декабрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәге базасында эшләп килгән «Апуш» татар балалар театр студиясе «Зоопарк-әлифба» спектаклен күрсәтте.

Казан Мэры патронажы астында гамәлгә ашырыла торган студиянең бу – икенче иҗади эше. Бу юлы «Апуш» шәкертләре һәм остазлары Йолдыз Шәрапованың (Хәбир Ибраһимов инсценировкасы) «Зоопарк-әлифба» әсәрен тәкъдим итте. Әйтергә кирәк, театр дөньясында әлеге әсәр беренче тапкыр сәхнәгә куелды.

Тамаша квест форматында бара. Төп персонажлар – игезәкләр Илназ белән Гөлназ һәм апалары «Зоопарк-әлифба» дигән серле квестка эләгә. Бертуганнар, төрле сынаулар аша узып, 38 җәнлек, кош-корт белән таныша.

Спектакльне Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, «Шәһәрләр һәм җирле үзидәрәләр» Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге генераль сәркатибе Расих Сәгыйтов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, «Зоопарк-әлифба» әсәренең авторы Йолдыз Шәрапова, язучы-драматург, шагыйрь, Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы, ТАИС оешмасы җитәкчесе Хәбир Ибраһимов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, «ШАЯН ТВ» башкарма директоры – баш мөхәррир Рамилә Сәхабетдинова, «Салават күпере», «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина тамаша кылды.

«Апуш» – Казан Мэриясе өчен бик әһәмиятле проект», – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

«Апуш» – Казан Мэриясе өчен бик әһәмиятле проект», – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

«Апуш» – Казан Мэриясе өчен бик әһәмиятле проект. Аны гамәлгә ашыру үзебезгә дә шундый зур илһам бирә. Укучылар да остара. Нинди генә сәләтле булуларына карамастан, алар белән профессиональ остазлар эшләгәч, балалар тагын да камилләшә. Тагын берәр елдан чын артистлар булып та җитешерләр. «Сәйдәш» мәдәният үзәге базасында эшли торган «Апуш»лылар Йолдыз апаның әсәре буенча ачык имтихан күрсәтергә тиешләр иде. Ләкин дәртләнеп китеп, әсәрне спектакль дәрәҗәсенә үстерделәр. Аларның шундый үҗәтлеге аркасында бүген чираттагы сәхнә әсәре туды», – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Премьерага шәкертләрне тәҗрибәле остазлар – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры балетмейстеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Сәлахова, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина әзерләде. Студия җитәкчесе, актерлык осталыгы укытучысы, спектакльнең режиссеры – Алия Фәйзрахманова.

Постановкага музыканы композитор Марат Әхмәтшин язды. Спектакльнең сценографы, костюмнар буенча рәссам – Анна Новикова. Тавыш режиссеры – Ильяс Фәйзрахманов, ут куючы рәссам – Дмитрий Солопов.

Студия җитәкчесе, актерлык осталыгы укытучысы, спектакльнең режиссеры – Алия Фәйзрахманова.

Студия җитәкчесе, актерлык осталыгы укытучысы, спектакльнең режиссеры – Алия Фәйзрахманова.

«Укучылар алдан ук үзләренә нинди роль ошый, шул рольгә «заявка» бирде. Рольләр кайсы җәнлек, кош-корт кемнең характерына, төс-кыяфәтенә күбрәк туры килүгә бәйле рәвештә бүленде. «Апуш» студиясендә укучылар барысы да сәхнәне, театрны ярата, иҗатка гашыйк, бик хисле. Алар үз хис-кичерешләрен яшермичә, ачык итеп белдерә, үзара бик дустанә мөнәсәбәттә, кемнеңдер кәефе төшсә барысы бергә аны тынычландыра, шатлыкларын бергә уртаклаша. Бөтен өч студиядә дә шул ук хәл. Сәхнәгә чыгу – алар өчен зур дәрәҗә. Моны аңлап, укучылар тырышлыгын кызганмыйча шөгыльләнә һәм нәтиҗәсен дә күрә. Казан Мэриясе тарафыннан булдырылган әлеге зур һәм кирәкле проект аша балалар үзләренә бер зур гаилә тапты. Әти-әниләрнең барысы да проектка бик рәхмәтле. Бүгенге көндә 3 театраль гаилә бар (өч студия турында сүз бара – авт.), 12 профессиональ остаз эшли. Барысы да – үз эшенең белгече. Укучылар, зур кастинг аша узып, студиягә алынды. Шуңа алар бөтен кешегә дә мондый мөмкинлек бирелмәгәнлеген, үз урыныңның кадерен аңлап һәм хезмәтең белән дәлилләргә кирәклеген яхшы белә», – ди Алия Фәйзрахманова.

Йолдыз Шәрапова «Апуш» студиясе турында ишеткәннән соң, аның эшчәнлеге турында язма әзерләргә уйлый. Күп тә үтми, үз китабы буенча спектакль куелачагын белә.

«Башта шигырьләр китабыннан спектакль ничек килеп чыгар икән, дип уйга калдым, чөнки драматургиянең үз кануннары бар. Аллаһ үзе бирде, Хәбир Ибраһимов шалтыратты. «Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына» дигән кебек, аннан ярдәм сорадым. Ул спектакль текстын эшләп бирде. Финал җыры махсус язылды. Әсәремне сайлаганнарына мин бик бәхетлемен. Балалар бик булдырып уйнады, миңа бик ошады. Бүген әлеге хәрефләрдән зур дәрья барлыкка килде», – дип кичерешләре белән уртаклашты шагыйрә.

Тамашачылар «Апуш» студиясен аягүрә алкышлады. Спектакльдән соң, сәхнә арты чәчәккә күмелде. Яшь артистларны әти-әниләре, дуслары, туганнары премьера белән котлады.

Чыганак: https://vk.com/@kzn_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев