Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Апсуаалар илендә

«Көмеш кыңгырау» газетасы журналисты Лилия Фәттахованың Абхазиягә сәяхәте турындагы язма.

Урман күрмәгәннең урман күрәсе, тау күрмәгәннең тау күрәсе килә. Мин, мәсәлән, үзебезнең елга-күлләребезне, җәйрәп яткан иркен болыннарыбызны бик нык яратсам да, таулы, диңгезле якларга барып чыксам, андагы табигатькә хәйран калам. Никадәр гүзәл, никадәр төрле шул ул Җир планетасы! Сүзем Абхазия турында булачак.

 

Сигез шәһәрле ил

Абхазияне абхазлар үзләре Апсны дип атый. Үзләрен дә «апсуаа» ди алар.

Сигез генә шәһәре булган бәләкәй генә ил ул. Шәһәрләре дә без күреп өйрәнгәнчә түгел. Кипарислар, пальмалар, эвкалиптлар кочагында, тауларга сыенып утырган йортлар, урамнан тыныч кына атлап баручы сыерлар – гадәти күренеш монда. Әйе-әйе. Сыерларның машиналарга бер дә исләре китмичә шәһәр урамнарында йөрүләре бирегә ял итәргә килүчеләрне нык гаҗәпләндерә.

Абхазия Кара диңгез яры буйлап 210 километр сузылган. Территориясенең өчтән икесен таулар алып тора. Төп тау сыртының иң югары ноктасы – Домбай-Үлгән («зубр үлгән җир»).

Апсуаалар үзләре горурланып әйтә торган берничә «иң-иң» урыннар бар монда.  Шуларның берсе – озынлыгы 18 метр булган дөньядагы иң кыска Репруа елгасы.

 

Яңа Афон мәгарәсе

Мәгарәне1961 елда 16 яшьлек  Гиви Смыр дигән егет ачкан. Халык телендә «Төпсез» дип аталган куркыныч коега гадәти 35 метрлы бау белән төшеп карый ул. Ләкин төбенә төшеп җитә алмагач, бу турыда спелеологларга әйтә. Ә спелеологлар төркеме шул ук елны 139 метр тирәнлеккә төшеп, тирән мәгарә патшалыгына килеп чыга. Мәгарәдә 9 зал бар. Һава һәрвакыт 10-12 градус тора биредә. 1975 елдан ул туристлар өчен дә ачыла. Көн дә экскурсияләр булып тора. Экскурсия тәмамлану белән утларны сүндереп куялар: мәгарәдәге сталактитлар һәм сталагмитлар дөньясының тынычлыгын бозарга ярамый. Ә яктыга төрле бөҗәкләр, хайваннар килә, үсемлекләр үсә башлый. Аларын спелеологлар, экологлар һәрдаим тикшереп тора.

Рица күле

Рица күле тауның бер өлеше җимерелеп төшкәннән соң, биш елга кушылып ясалган, шуңа күрә ул башка тау күлләреннән озынча булуы белән аерылып тора. Тирәнлеге 122 метрга җитә. Төрле вакытта күлнең төсе төрлечә була: яшькелт тә була ул, сыек зәңгәр төстә дә, болганчык та була. Бу аңа коя торган суларга таулардан агып төшкән суларның чисталыгына бәйле. Без килгәндә болганчыграк иде ул. Рица – хатын-кыз исеме. Күлнең килеп чыгышы турында бик матур легендалар да бар. Берсе буенча шул тирәдә абхазларның бер кабиләсе яши. Тора-бара алар усалланалар, хәтта гади кеше киемнәреннән килгән Пәйгамбәрне дә өйгә кертүче булмый. Бары бер карчык кына аны өенә кертеп, булган сые белән сыйлап җибәрә. Киткәндә, Пәйгамбәр аңа йокламаска, су тавышы ишетү белән, оныкларын алып, Ай юлыннан китәргә куша. Карчык шулай эшли дә. Ә иртән килеп караса, авыл урынында күл генә күрә. «Рыцха!» (мескеннәр) дип кычкыра ул. Шуннан күлгә Рица исеме берегеп калган, имеш.

 

Эвкалиптлар су ярата

Әле унтугызынчы гасырда да Абхазиядә сазлыклар булган. Биредә хезмәт иткән солдатлар чирләрдән азапланган. Аннары Австралиядән кайтартып, эвкалиптлар китереп утыртканнар. Бер агач тәүлегенә 20 литрлап су «эчә» икән бит!

Абхазия символына әйләнгән мандариннарны Япониядән керткәннәр. Һәр йортта мушмула дигән алмага да, сливага да тартымрак сары төстәге җимеш үсә. Рәхәтләндек без аны ашап.

Табигать дөньясы бик бай биредә. Урыны-урыны белән джунглиларны хәтерләтә. Шуңа, мәсәлән, Шерлокс Холмс турындагы фильмның бер кисәге Швейцариядә түгел, ә нәкъ менә биредә төшерелә.

 

Матур биредә!

Лилия Фәттахова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев