Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Аниянең уңышлары... Уку елына йомгак ясыйбыз

Бу юлы сезне сыйныфташым – Ания Мирзегаләмова белән таныштырасым килде. Аның быелгы уңышлары санап бетергесез.

Тагын бер уку елы ахырына якынлашты. Кайчан гына беренче сентябрь, майга кадәр шундый ерак кебек иде. Күз ачып йомганчы килеп тә җиткән ул. Сезнең уку елы ничек узды соң? Нинди нәтиҗәләргә ирештегез? Кайсы юнәлешләрдә тагын да ныграк эшләргә кирәклеген аңладыгыз? Кыскасы, йомгак ясар вакыт килеп җитте, дуслар. Бу юлы сезне сыйныфташым – Ания Мирзегаләмова белән таныштырасым килде.  Аның быелгы уңышлары санап бетергесез.

Ания «Тархан» телевизион тарихи-мәдәни конкурсының 3нче сезонында призер булуга да иреште әле !

— Ания, тарих белән кызыксынуың кайчан башланды?

— Тарих белән кызыксынырмын дип уйламаган да идем. 8нче сыйныфта укытучым Татарстан тарихы фәне буенча олимпиадага барырга тәкъдим итте. «Нигә әле катнашып карамаска?» дип уйладым. Олимпиаданың муниципаль турында 2нче урынга лаек булдым. Шуннан тарихны ныграк өйрәнү теләге туды.

— «Тархан» телевизион тарихи-мәдәни конкурсы турында каян ишеттең?

— Олимпиадаларның муниципаль этабында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучылар республика этабына үтәләр бит. Миңа да шушы бәхет татыды. Шунда Шәмәрдән лицее укучысы Нурмиева Ильвина белән таныштым. «Тархан»ның 2нче сезонында призер булган иде ул. Барлык уеннарын карап барырга тырыштым. Быел исә безгә дә «Тархан»ның 3нче сезонына старт бирелүе турында районыбызның мәгариф идарәсеннән хәбәр иттеләр. Мин үземне сынап карарга, катнашырга булдым.

— Татарстан тарихы фәненнән олимпиадаларда нинди уңышларга ирешәсең?

— 8 нче сыйныфта укыганда – муниципаль, ә инде тугызынчыда муниципаль этапта җиңүче, республика этабында призер булдым. Быел исә муниципаль турда призер булдым, республика этабында балларым җитеп бетмәде, шунлыктан «Тархан»да катнашып, тарихны чыннан да яхшы дәрәҗәдә белүемне исбатлау теләгем тагын да көчәйде генә.

«Тархан» бәйгесе этаплары турында да сөйләп кит әле.

— Бәйге 2 этаптан тора. Беренчесе – сайлап алу этабы. Әлеге этапта яхшы нәтиҗәләр күрсәтсәң, 2нче этапка – телевизион уенга чакыралар. Һәрбер уенда алты кеше көч сынаша, соңыннан шуларның өчесе алдагы турга үтә, ә өчесе төшеп кала.

— Призер булуга ирешкәч, нинди хисләр кичердең?

— Беренчедән, үзем белән горурландым һәм чын күңелдән шатландым. Шундый көчле финалистлар арасында мондый нәтиҗәгә ирешү – минем тырышлык кына түгел, ә укытучыларымның, гаиләмнең, дусларымның миңа ышанулары да ул.

— Бәйгедә яңгыраган иң җиңел һәм иң авыр сораулар нинди булды икән?

— Иң җиңеле – «Кайсы халыкның милли ашы – бишбармак?» соравы булды. Иң авыры исә – финалда яңгырады: «Ничәнче елда Каип хан башлыгындагы кыпчаклар Идел Болгарына яуга баралар?» (җавабы: 1117 ел).

— Тарих синең өчен нәрсә ул?

— Иксез-чиксез дөнья. Күпме генә өйрәнсәң дә, аны белеп бетереп булмый. Уйламаган әйберләр дә безнең ил тарихы белән бәйле була да куя. Мәсәлән, кызык кына бер факт: Бөек Кытай стенасын гуннардан сакланыр өчен төзегән. Ә гуннар – татарларның ата-бабалары ул.

Мин икенче елга БДИны да тарих фәненнән тапшырачакмын.

— Тагын нәрсәләр белән кызыксынасың?

— Әлеге вакытта журналистика һәм тарих белән мавыгуларымны беррәттән алып барырга тырышам. «Тархан»ның финалына әзерләнергә вакыт та булмады диярлек, чөнки ул арада 5 төрле бәйгедә катнашып, урыннарга ия булып кайттым. «Алдынгылар хәрәкәте», «Сәләт» оешмаларында да актив катнашам, шул ук вакытта укуда да сынатмыйм.

Укучыларыбызга әйтер сүзләрең дә бардыр?

— «Көмеш кыңгырау»ны яратып укучыларга мин Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюповадан ишеткән сүзләрне җиткерер идем: «Ялгышырга курыкмагыз, үз фикерегезне яклый белегез һәм белемегезне гел арттырырга омтылыгыз». Шулай ук һәрвакыт янымда булган кешеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Илебезнең, халкыбызның тарихында эз калдырырга тырышыгыз. Дистә еллар үткәч тә, сезнең турында горурланып сөйләрлек булсын!

Азалия Мифтахова, Саба районы, Эзмә мәктәбе, 10нчы сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев