Әмир көн дә бер шигырь яза!
«Көмеш кыңгырау» үзенең өр-яңа проектына старт бирә. «Көттегезме? Без килдек!» дип атадык без аны. Проект кысаларында сезне талантлы, үзенчәлекле малайлар-кызлар һәм алар яшәгән кызыклы дөнья белән таныштырырга ниятлибез.
Бүгенге героебыз – Мамадыш районы Кече Кирмән авылында яшәп иҗат итүче яшь шагыйрь, безнең даими хәбәрчебез Әмир Фәрхуллин. Ни өчен нәкъ менә Әмирдән башлыйбызмы? Чөнки матурлап (һәм, билгеле, чүт кенә арттырып) әйткәндә, көн туса бер шигырь яза ул. Бу арада проза белән дә мавыгып китте әле Әмир – Көмеш кыңгырауда һәм газетаның рәсми сайтында аның инде берничә юмористик хикәяләре дөнья күрде.
Кыскасы, без – газета коллективы бүген Мамадыш районы Кече Кирмән авылына юл тоттык.
Шагыйрь генә түгел, гармунчы да?
Кирмән авылы тауларга-калкулыкларга бай икән. Авыл үзе шул калкулыклар итәгенә ышыкланып утырган сыман. Яшеллек тә күп. Авылның бер өлешенә асфальт юл килгән, аннары таш юл. Капка төбе саен тавык, кош-корт. Без – кичәге авыл балаларының күңелен бик тә нечкәртә торган үтә таныш күренешләр инде бу.
Фәрхуллиннар безне урамга кадәр чыгып каршы алдылар. Дүртәү иде алар – йорт башлыгы Раиф әфәнде, әниләре Зөлфия ханым, Әмир һәм апасы Гөлинә. Исәнләшеп, хәл белешеп, өйгә узуга, тагын сюрприз – Әмир кулына гармун алды. Без белмәгән һөнәрләре дә бар икән бит әле аның! Аңа курае белән апасы Гөлинә дә килеп кушылды. «Полный» ансамбль! Татар халык көйләрен уйнап күрсәттеләр алар. Тагын бер уен коралы – синтезатор белән дә кызыксынып киткән әле Әмир. Без җыр тыңлаган арада, Зөлфия ханым мул табын артына чакырды...
Уяндыңмы, тор!
Табын артында Фәрхуллиннар гаиләсендә яшәп килгән тәртип кагыйдәләр турында сөйләшәбез.
– Уяндыгызмы, урын өстендә аунап вакыт үткәрмәгез, торып эшкә тотыныгыз, дип киңәш бирәм мин аларга, ди әниләре. Ә эш җитәрлек аларда – мал-туарлары да күп, бакча да хәйран зур игътибар сорый, хуҗалыкны тәртиптә тоту да.
Эш дигәннән, тагын бер кызык принцип – әниләре аларга өч эш тәкъдим итә дә, берсен сайлап алу мөмкинлеге бирә икән. Ягъни, һич югы үзеңнең яраткан эшеңне эшлисең. Әниеңнең дә күңеле була, синең дә кәеф шәп.
– Ачулану түгел бит инде, – ди Әмир.
Ә аның иң яраткан эше – яшелчәләргә су сибү икән. Сибә торгач (ә җылы җитәрлек быел!) Әмир үстергән карбызлар бала башыннан да зуррак булган.
Илһам кайчан килә?
Әмир, минем иҗат итү урыны бу, дип, безне үзенең эш өстәле янына алып килде. Иҗат дигәндә, шигырь-хикәяләрне генә дә күздә тотмый икән әле ул, рәсемнәр дә җитәрлек биредә. Кыскасы, кызыксынулары чыннан да күп аның.
Ә иҗат итәр өчен илһамны каян аласың дип шаяртабыз без. Әйдәгез, мин сезне чишмә янына алып төшәм, ди Әмир. Һәм (техника заманасы шул!) без шул арада Бакырчы чишмәсенә килеп тә җитәбез. Ни өчен Бакырчы дип аталганмы? Борынгы кирмәнлеләр биредән бакыр эзләгәннәр икән. Әмма бакыр урынына... чишмә тапканнар. Һәм нәрсә кызык – суның төсе чыннан да бакырны хәтерләткән. Сүз уңаеннан – Кирмән чишмәләргә искиткеч бай, диләр. 70кә якын чишмә бар, имештер, биредә. Ә Әмирләрнең яраткан гадәте – алар апасы Гөлинә белән кичләрен шушы чишмә буйларын әйләнеп кайтырга яраталар. Һәм үзара татарча гына түгел, инглизчә дә сөйләшәләр. Махсус тел өйрәнер өчен! Өйдә өчәүләп тә сөйләшеп алырга мөмкиннәр – әниләре – Кирмән мәктәбендә инглиз теле укытучысы аларның. Әмир кайбер шигырьләрен инглиз телендә дә яза икән. Һаман да шул – телне яхшырак өйрәнер өчен.
Геройлар тормыштан алынган
– Әмирдә язу теләген беренче укытучысы Гөлназ ханым уятты, – дип сөйли әнисе. – Бервакыт мәктәптән кайтып керде дә, әни, мин дә язып карыйм, диде ул.
Аннары, нәсел-нәсәп тә роль уйнамый калмыйдыр бу очракта – шушы авылдан чыккан язучы Ринат Мөхәммәдиев белән дә, шагыйрь-прозаик Рафаэль Газизов белән дә кардәшләр икән алар.
– Әсәрләремдәге геройлар барысы да тормыштан алына, – дип сөйли Әмир, – Бердән, аларны уйлап табу кыен, икенчедән, тормыштан алынган булгач, сурәтләве җиңел.
Әмир быел 10нчы сыйныфка Урта Кирмән мәктәбенә барачак. Алда аны бик җаваплы ике ел көтә – һөнәр сайлау вакыты.
– Хәл итмәдеңме әле? – дип сорыйбыз Әмирдән.
– Әлегә юк, – ди ул. Һәм елмаеп өсти: – Минем талантлар күп бит. Укытучы һөнәре дә ошый миңа. Журналист та буласым килә. Программист та. Тик шунысын беләм – кайсын гына сайласам да, иҗаттан аерылмаячакмын.
Гөлинә Гусамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев