Алабуга музейларын бушлай карарга мөмкин булачак
Моның өчен махсус көн билгеләнгән.
Алабуга шәһәрендә акция башланып китте – һәр айның соңгы сишәмбесендә теләсә кайсы музей экспонатларын бушка карарга мөмкин.
Әлеге акциядә балалар да, олылар да, башка шәһәр-авылларда яшәүчеләр дә катнаша ала. Музей комплекслары 9.00 дан 18.00гә кадәр эшли. Акциядә катнашучыга керү билеты бушлай, экскурсовод хезмәте каралмаган.
Алабуга шәһәрендә 10нан артык музей бар, иң танылганнары: Шәһәр тарихы музее; Иван Шишкинның музей-йорты; Надежда Дурованың музей-усадьбасы; В.М. Бехтерев исемендәге медицина музее; Марина Цветаеваның әдәби музее һәм башкалар.
фото https://www.tripadvisor.ru сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
0
0
Шәп яңалык
0
0