Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Актанышта “СабыйSkils-2022» конкурсы оештырылды

Актанышның “Алтынчәч” балалар бакчасында–алтын куллы балалар бәйгесе үтте.

Эшче һөнәрләр елдан-ел популярлаша бара. Үсеп килүче буында аларга карата кызыксыну һәм мәхәббәт тудыру җәһәтеннән Актанышта “СабыйSkils-2022» конкурсы оештырылды. 
Әлеге чараның инициаторы - тәҗрибәле һәм абруйлы тәрбияче Кәдрия Әдгәмова.

Балалар бакчасы директоры Альфира Хәбировага үз чыгышында әлеге проектның әһәмиятен билгеләде, районның мәгариф учреждениеләре бердәмлектә, хәбәрләшеп һәм дә инде тыгыз хезмәттәшлектә эшләүләрен ассызыклады.
Балалар “Ресторан эше белгече”, “Мәктәпкәчә тәрбия”, “Кондитерлык”, “3 D дизайн”, “Элементар программалаштыру” кебек юнәлешләрдә үзләренең осталыкларын һәм тәвәккәллекләрен күрсәттеләр.

Сабыйларның эшләрен район мәгариф идарәсе, Актаныш технология техникумы хезмәткәрләреннән торган жюри бәяләде.
Сәламләү һәм җырлы-моңлы, һөнәрләргә багышланган флешмобтан башланып киткән чара әкренләп кенә, бәйге өлешенә барып тоташты.
Балаларда төрле мөһим, халкыбызның имин яшәеше өчен тотрыклы хезмәтләр турындагы белем һәм күзаллауны үстерү максатларын алга куеп булдырылган бәйге күңелле, сабыйлар өчен бик тә мавыктыргыч үтте.

Әйткәндәй, эшче һөнәрләргә тирән хөрмәт тәрбияләү “Алтынчәч”тә көн дә гамәлдә. Бу исәптән бик күп түгәрәкләр, ачык дәресләр, күнегүләр даими бара.
Балаларның ихлас мавыкканнары, аларның шатлык белән тулы йөзләре, кайберләренең милли киемнәрдән - калфак, түбәтәй, алъяпкычлардан булулары – конкурсның тагы да бер гүзәл бизәге булды.
Юлай НИЗАЕВ, "Актаныш-информ" хәбәрчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев