5нче июнь - Россиядә экологлар көне
Гади телдә экология сүзе астында әйләнә-тирәне саклау күздә тотыла.
Бу термин 1866 елда немец биологы Эрнст Геккель тарафыннан кертелгән. Гади телдә экология сүзе астында әйләнә-тирәне саклау күздә тотыла. Элеккеге елларда экологиядә күбесенчә теоретик тикшеренүләр, эзләнүләр өстенлек иткән. Хәзерге вакытта төрле техник чараларның әйләнә-тирәлекне җимерүче тәэсирләре арту сәбәпле бу фәннең практик-гамәли әһәмияте бик нык арта. Кешенең җитештерү эшчәнлеге гомуми экологик тигезләнешне бозып, әйләнә-тирәлекнең торышына күп зыян китерә. XX гасырда Җирнең күп кенә урыннарында әйләнә-тирәлек пычрануның күрсәткечләре нормадан арту кеше организмының мөмкинлекләре белән ачыктын-ачык конфликтка керә, һәм кеше химик элементларның, энергиянең, физик нурланышның концентрациясе артуга каршы тора алмый башлый. Бу конфликтның ачык чагылышы булып йөрәк-кан тамырлары системасы, сулыш органнары, онкология авырулары, аллергия күренешләренең күпкә артуы тора. Бу бигрәк тә Җир шарының индустриаль яктан яхшы үсеш алган, әйләнә-тирәлеге бик нык пычранган зоналарда күзәтелә.
Экологлар безне, тирәлегебезне пычранулардан арынырга, гомумән, чуп-чар булдырмаска ярдәм итә. Бәйрәм белән сезне, хөрмәт ияләре!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев