Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

50 ел­дан соң ни­чек бу­ла­чак?

Мә­сә­лән, жур­на­лист мә­ка­лә­не уй­лап куя һәм дик­то­фон­га яз­ды­ра, ан­нан соң ро­бот аны бас­ты­рып чы­га­ра. Ди­зайн эш­лә­рен дә ро­бот­лар­га йөк­лә­р­гә мөм­кин.

 

Жур­на­лист һө­нә­ре – иң мө­һим, ки­рәк­ле һәм фай­да­лы һө­нәр­ләр­нең бер­се. Жур­на­лист­ның төп эше ха­ки­ми­ят­не га­ди ха­лык бе­лән то­таш­ты­ру, ки­рәк­ле мәгъ­лү­мат­лар би­рү.  Ә ме­нә әгәр дә жур­на­лист­лар, бло­гер­лар бул­ма­са...

Без бар яңа­лык­лар­ны ка­ян бе­лер идек? Нәр­сә­не рә­хәт­лә­неп укыр идек? Буш ва­кыт­та ни эш­ләп юа­ныр идек?

Юк, жур­на­лист һө­нә­ре бик мө­һим, һәм мө­һим бу­ла­чак та!

Кы­зык, ә 50 ел­дан жур­на­лис­ти­ка, жур­на­лист­лар ни­чек үз­гә­рер икән? Ми­нем фи­ке­рем­чә, жур­на­лист һө­нә­ре та­гын да по­пу­ляр­ла­ша­чак. Бе­рен­че чи­рат­та күп нәр­сә жур­на­лист­лар өчен җай­ла­на­чак. Мөм­кин, ки­лә­чәк­тә  ке­ше­ләр эш­лә­гән авыр эш­ләр­не ро­бот­лар эш­лә­я­чәк. Мә­сә­лән, жур­на­лист мә­ка­лә­не уй­лап куя һәм дик­то­фон­га яз­ды­ра, ан­нан соң ро­бот аны бас­ты­рып чы­га­ра. Ди­зайн эш­лә­рен дә ро­бот­лар­га йөк­лә­тер­гә мөм­кин. Эш күп­кә җи­ңе­лә­я­чәк. Элек ун ке­ше эш­лә­гән­не бер ке­ше эш­ли ала­чак. Та­гын, ми­нем фи­ке­рем­чә, 50 ел­дан соң кә­газь фор­мат­та­гы ма­те­ри­ал бе­тә­чәк. Элект­рон фор­мат күп­кә җай­лы­рак бит, дө­ре­ме?

Һәр­хәл­дә, фа­раз­лау – ул ба­ры фи­кер­ләр ге­нә... Ки­лә­чәк­тә ни­чек бу­ла­сын бер­кем дә бел­ми.

Ә ми­нем иң-иң зур хы­я­лым жур­на­лист бу­лу! Шу­ңа кү­рә 50 ел­дан да, 60 ел­дан да жур­на­лист һө­нә­ре киң та­рал­ган бу­лыр дип өмет­лә­нәм!

Рәй­сә Аб­дул­ли­на, Бал­тач ра­йо­ны, Ка­ра­ду­ган гим­на­зи­я­се.

 

фото https://www.pexels.com/ru-ru/ сайтыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев