26нчы майда Бердәм дәүләт имтиханының төп чоры башлана
Россия мәктәпләре стартта: бүген, 26 майда, 700 меңнән артык укучы БДИ тапшыра башлый. Аларның күбесе - быел тәмамлаучылар.
Сайлап алу буенча иң популяр предмет - җәмгыять белеме. Бу юлы аны чыгарылыш укучыларының 46 проценты диярлек тапшыра. Ә икенче урында информатика, былтыргы кебек ул физиканы гына түгел, биологияне дә уза!
Югары уку йортларында IT-юнәлешләрнең популярлыгы билгеле: булачак айтишниклар быелгы БДИда 20 проценттан артык. Өченче урында - биология, дүртенчедә - тарих һәм топ-5не физика йомгаклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев