Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

26нчы апрельдә Чаллыда «Тукайга чәчәкләр китерик» дип аталган тантаналы чара узачак

26нчы апрельдә 14:00 сәгатьтә Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган «Тукайга чәчәкләр китерик» дип аталган тантаналы чара узачак.

Бу көнне Г. Тукай скверында урнашкан һәйкәл янында 1нче сәнгать мәктәбеннән мастер-класслар, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган китаплар күргәзмәсе үткәрү планлаштырыла. Картиналар галереясе бөек шагыйрь әсәрләре буенча ясалган картиналар тәкъдим итәчәк.

Шулай ук, 12.00- 14.00 сәгатьләрдә нәфис сүз осталарына ирекле микрофон бирелә.

Бәйрәм театральләштерелгән пролог - Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театры артистлары катнашында әдәби-музыкаль куелыш белән башланып китәчәк. 

Прологтан соң әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә шәһәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.

Бәйрәмдә «Эврика» солистлары башкаруында җырлар яңгыраячак. Тамашачылар шәһәрнең танылган язучылары, яшь шигърият сөючеләрнең чыгышларын да тыңлый алачак.

Чара ахырында катнашучылар Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев