Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

15 яшендә беренче китабы чыкты!

Беркөнне электрон почтабызга кичәгә чакыру килде. Ләйләнең китабы чыгу хөрмәтенә чара була икән. Ике дә уйламый, юлга кузгалдык.

«Ләйләнең китабы чыкан!» – дигәч, бик сөендек. Ул бит безнең хәбәрчебез, даими авторыбыз, ничек сөенмисең инде. Беркөнне электрон почтабызга кичәгә чакыру килде. Ләйләнең китабы чыгу хөрмәтенә чара була икән. Ике дә уйламый, юлга кузгалдык. Һәркөнне укучы баланың китабы чыгып тормый бит.

Автор белән якыннанрак таныштырыйк әле. Ләйлә Нуриева Актаныш районындагы Пучы мәктәбендә белем ала. Аңа 15 яшь. Ул төрле конкурсларда катнаша, иҗади конференцияләрдә чыгышлар ясый, сәхнәдән төшми диярлек. Кыскасы, бик актив.

Дулкынланырсың да...

Пучы авылы мәдәният йортына килеп җиттек. килеп керешкә Ләйләнең иҗат җимешләрен барлаган күргәзмәне дә күреп алдык. Андагы дипломнарның күплегенә исебез китте. Безне кызыксындырган китап та биредә иде. Ул – «Хисләр ташкыны» дип атала. Бу китапта шигырьләр һәм чәчмә әсәрләр дә урын алган.

Сәхнә артында, Ләйлә үзе дә күренде. Ул бик дулкынлана иде. Нидер кабатлый, сөйли... Дулкынланырсың да, аның кичәсенә кемнәр генә килмәгән бит: барлык сыйныфташлары, укытучылары, туганнары.. башка районнардан  килгән язучылар да бар иде хәтта. Мәсәлән Чаллыдан шагыйрә Әлфия Ситдыйкова, Мөслимнән шагыйрә –Лилия Садриева, Актаныштан шагыйрь  – Мөхәммәт Мирза килгәннәр иде. 

Сюрприз ясыйсы килде...

Кичә башланганчы, без Ләйләнең сыйныфташлары белән сөйләшеп алдык. «Ләйлә нинди ул?» – дигән сорауга болай дип җавап бирделәр:

– Талантлы.

– Ярдәмчел.

– күп шигырьләр яза.

– Президент. Мәктәпнең президенты!

– Акыллы.

 

Ләйләнең сыйныф җитәкчесе Гөлназ Муллагалиева белән дә сүз алыштык. Ләйләнең китабын ул чыгарган икән бит.

– Беләсезме, минем Ләйләгә сюрприз ясыйсым килде, – диде ул. Моңа кадәр дә укучыларымның китапларын, җыентыклар чыгарганым бар иде. Мин уку вакытында түгел, каникулда китаплар чыгарам. Бу юлы да җәй көне китапны әзерләп чыгардым. Беренче сентябрьдә, уку башланганда, Ләйләгә сюрприз ясыйсым килде.

Ничек таныштык?

Кичә башланып китте. Ләйлә шигырьләрен сөйләде. Әйтергә кирәк, ул барлык шигырьләрен дә яттан, беркая карамый сөйләде. Сәхнәдә җырчылар берсе артыннан берсе чыга торды. Талантлар күп икән бу якта дип, тел шартлатып утырдык.  Безне дә сәхнәгә дәштеләр. Ләйлә белән танышу тарихын сөйләдек. Ә ләйлә белән безне хәбәрчебез Фирүзә Ибраһимова таныштырды. Яшел Үзән районында яшәсә дә, Актанышта иҗат итүче Ләйлә белән әңгәмә язып җибәргән иде ул. Менә шулай «Көмеш кыңгырау» төрле җирләрдә яшәүче татар балаларын берләштерә. Алар хәзер икесе дә безнең хәбәрчеләр төркемендә.

курыктым да сөендем дә...

Кичә тәмамлангач Ләйләнең үзенә дә кызыксындырган сорауларыбызны бирдек.

– Нинди хис-кичерешләр синдә хәзерге моментта?

– Каушатты, куркытты, сөенечле дә булды. Шундый зур чара итеп уздырганнарына да зур рәхмәт. Мине барысы да аңлап бетермәс диеп кайгырып та алдым. Бу кичәне уздыру, аңа әзерләнү үзе бер зур вакыйга. Әзерләнгән моментлар истә калды.

 

– Китапны чыгарырга кемнәр ярдәм итте?

– Әлбәттә, минем укытучым Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы. Аңа бик зур рәхмәт. Ул булмаса, бәлки бу китап чыкмас та иде. Әбекәем миңа гел иҗатымда ярдәм итеп тора. Аңа да бик зур рәхмәтләр.

– Илһам каян килә?

– Миңа ул көтелмәгәндә килә һәм күбесенчә кич белән. Урамга чыгып, һава сулап кергәч, нидер язасы килә башлый. Мин хис-кичерешләремне, күбесенчә, кәгазьгә төшерергә тырышам.

– Тәүлегенә 24 сәгать түгел, ә 25 сәгать булса, син артык бер сәгатеңне нәрсәгә багышлар идең?

– Аны сиздермичә үткәрергә кирәктер инде, артыклыгы сизелмәсен өчен. Күбрәк гаиләм белән, дуслар белән булыр идем.

– Дөньяда синең өчен иң кирәкле һәм иң кыйммәтле әйбер нәрсә микән ул?

– гаилә ...Һәм дуслар.

 

Оныклар бәйгесе

Ләйләнең әбисе Әлфия Нуриева белән әңгәмәдән:

Ләйлә ул минем беренче оныгым, йомшагым, аппагым.  Мин үзем 42 ел әдәбият фәненнән укытам. Оныгым тугач, һәрбер әби кебек әкиятләр укыдым. Гаиләбездә китап уку бер традиция. Ләйләгә Ленар Шәехнең балалар өчен язган әсәрләрен укый идем. Ленар минем укучым. «Әлфия апаның оныкларына укырга», – дип китапларын бүләк итеп кенә тора. Балалар бакчасында да ләйләбез бик актив иде. Төрле бәйрәм иртәләрендә катнашты. Мин аңа үзем уйлап чыгарып такмаклар, кечкенә шигырьләр язып бирә торган идем. Ул аларны матур итеп сәхнәдән сөйли иде. Безнең Актаныш районында балалар иҗатын үстерүгә бик зур игътибар бирелә. Бик күп конкурслар, конференцияләр, төрле чаралар уздырыла. Ләйлә аларның күбесендә катнашты. Менә шулай итеп аның каләме чарлангандыр да инде.

Табигатьтә булу, дөнья күрү, кешелүр белән аралашу иҗат кешесе өчен бик мөһим. Без балалар белән табигатькә чыгарга тырышабыз. Анда хайваннарны, балыкларны күзәтәбез, үләннәрне өйрәнәбәз. Бабалары йолдызлар турында сөйли. Палаткаларда кунып, ял итеп кайтабыз. Бәйрәмнәр алдыннан мин оныкларым арасында төрле бәйгеләр уздырам. Иң беренче догалар бәйгесен оештырдым. Оныкларым барысы да Ихлас сүрәсен (халыкта Колхуалла догасы) яттан беләләр. Шигырь конкурслары да үткәрәм. Алар миңа шигырьләр сөйләп видеороликлар җибәрә. Аннан бергә җыелгач, мин аларга нәтиҗәләрне әйтәм, әзерләп куйган бүләкләремне тапшырам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев