Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Сарыкка – сабак, сыерга – савап

Даими авторыбыз Флера Мәрданова “Көмеш кыңгырауга”  күчтәнәч итеп «С» авазларыннан башланган сүзләрдән төзелгән әкиятен җибәргән. Мондый текстлар тавтограмма дип атала. Алар башны эшләтер өчен бик шәп чара.

Сарман саласында сишәмбедә Саескан саңгырауланган. Сихерче сихерләгәнме, саңгырау Саесканны Сандугачның сайравы сөендермәгән, сокландырмаган. Саңгырау Саескан сакау, сукыр Сарыкка сукранган. Сакау, сукыр Сарык сөенеченнән сикергәләгән, сары сөтләч Сыерга сөрән салган. Сары сөтләч сыер соңрак сакау, сукыр Сарыкка савыктыргыч сүзләр сөйләгән:

-Син, Сарык сеңелкәш, сәбәпсез сөенмә! Сөтле Сыерга сыенып, сыбызгыңны сызгыртма! Сөйкемсез сөягеңне сигезгә сындырырлар. Сизмәстән, санамыйча сипкән сүзләрең сәгате суккан Саесканны сихәтләндермәсләр, симертмәсләр. Серләреңне сакла! Сафсата сату – сабын суы сибү сыман. Сер сөйләүчедән саклансын! Сырлы-сырлы сырмаң сыртыңны сындырмас, сөйләнгән сүзләрең сыртыңны сындырыр! Сыртың сынса, сынатма! Сөт сөзгече сөтне сөзәр, сүзне сөзмәс! Саескан серен сайрар сандугачка сылтау – сыныкка сылтау сыман. Сөялгә сөрмә сөртмиләр! Саескан Сандугачтай сайрамас, Сандугачны сакла! Саклаучы сакланганны саклар, сөйләүче сүзләреннән саклансын!

Соскыдагы солы сосласын Сандугачның сорнаена соңартмыйча сип, саранланма!

Саңгырау Саескан салма савытыңдагы солы саламы суын суытып суырсын! Суырганда сарымсаклар санасын! Сары самавырга сәмән-сәдака салсын, савыгыр! Салкыннан саклансын!

Күзкәй 9.01.2020.

Чирләмә әби әкияте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев