Чирләмә әби
– Әби! Сезнең үзегезнең исемегез ничек соң? – дип, үзеннән дә исемен сорарга батырчылык иттем. - Чирләмә! диде әби, елмаеп. Ул да алдашмады микән? Андый исемнәрне бер дә ишеткәнем юк!
Бер көнне безнең өйгә ак күлмәкле, ак яулыклы әби килеп керде дә:
- Исемең ничек, кызым? дип сорый. Бу әбине минем бер мәртәбә дә безнең авылда күргәнем юк.
«Нигә мин аңа үземнең чын исемемне әйтергә тиеш әле?» – дип уйлап:
- Кәримә! дип җавап бирдем, алдашып.
- Ә әниеңнең исеме ничек?
- Хәкимә! дидем, әнинең дә чын исемен әйтергә шикләндем.
– Әби! Сезнең үзегезнең исемегез ничек соң? – дип, үзеннән дә исемен сорарга батырчылык иттем.
- Чирләмә! диде әби, елмаеп. Ул да алдашмады микән? Андый исемнәрне бер дә ишеткәнем юк!
- Кызым, миңа, бәлки, утырырга да рөхсәт итәрсең? Кәгазь һәм ручка алып кил. Мин сиңа сөйләгән сүзләрне истә калдырып бетерә алмассың. Әйткәннәрем күп гасырлар буе җыйналган хәзинә, аларны белү сиңа киләчәктә кирәк булыр. Һәр сүземне язып барырга тырыш. Язганнарыңны дусларыңа да укытырсың, ә алар сиңа рәхмәт укырлар. «Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр», – дигән халык әйтемен дә ишеткәнең бардыр, шәт.
- Бу сүзләрне дә языйммы, әби?
- Кирәк санасаң, яз! Кирәк санамасаң, исеңдә калдыр. Менә нәрсә, балам! Хәзер бөтен кешеләр дә баш авыртса да, аяк сызласа да даруханәгә чабалар. Үзләре даруларның кыйммәтлегеннән зарланалар. Мин сиңа табигый, арзанлырак дарулар турында сөйлим.
Мексикада яшәгән борынгы индеецлар кукурузны аллалар ризыгы итеп санаганнар. Алар телендә ул «маис» дип саналган. Кукуруз – алар өчен кояш, һава һәм су кебек яшәү чыганагы булып исәпләнгән. Ара-тирә кукурузның үзен генә ашап, ураза тотканнар. «Атеросклероз» чиреннән сакланыйм, дисәгез, кукуруз маен көнгә ике мәртәбә, ашарга 30-40 минут кала ике аш кашыгы кабып куярга кирәк, әниең хәтере начарланудан зарланса, өйрәт!
Борынгы Герман илендә яшәүчеләр солыны ашарга, аның белән чирләрен дәваларга өйрәнгәннәр. «Геркулес» ярмасы – бик файдалы ризык һәм табигать даруы. Бу ярманы куллану турында соңрак тагын азрак әйтеп китәрмен.
Тары ярмасы организмнан антибиотикларның калдыкларын чыгарып бетерергә ярдәм итә. Шуңа күрә, антибиотиклар эчкәндә тары ярмасын көн саен ашарга тырышырга кирәк. Аз канлылык, йөрәк, кан тамырлары чирләрен дәвалаганда, бавыр авыртканда, тары ярмасының файдасы күп булуын онытырга ярамый. Бодайда аксым, крахмал, углеводлар күп. Сидек куыгын, бөерне дәвалаганда ярдәм итә. Бигрәк тә бүрттерелгән бодай бөртекләре шифалы үзлекләргә ия. Бодайның көрпәсе белән дә күп кенә чирләрдән дәваланып була. Бүрттерелгән бодай турында да әйбәтләбрәк соңрак сөйләрмен.
Арыш бөртекләрендә «В» группасы витаминнары күп. Арыш организмның чирләргә каршы тороучанлыгын, икенче төрле әйткәндә, иммунитетны арттырырга ярдәм итә. Арыш көрпәсе ярдәмендә аллергияне дә дәвалап була.
Арпада да крахмал, аксым, һәм майлар күп, «В», «Е» группасы витаминнары бар. Күз күрүе начарланганда, баш, бөерләр авыртканда арпа ярмасын (перловка) суга салып, сүрән утта акрын гына йомшарганчы кайнатырга, суын сөзеп алып, аңа апельсин яки лимон суы кушып эчәргә киңәш ителә. Тик дәваланганда йомырка агын ашамый торырга кирәк, сарысын ашасаң да ярый. Үрдерелгән арпа суы – яман шеш авыруларыннан саклану чарасы булуын да әйтеп китүне кирәк саныйм. Сиңа тагын «цинк» дигән металлның организм өчен бик кирәк булуын да белдерәсем килә. Балаларның аппетитлары начар булуга һәм акрын үсүләренә организмда цинк һәм марганецның җитмәве йогынты ясый, дип исәплиләр. Бүгенге көндә галимнәр кешегә тәүлеккә 40-60 миллиграмм цинк кирәк, дип исәплиләр. Бу микроэлемент үрдерелгән бодай бөртекләрендә, кабак һәм көнбагыш орлыкларында, чикләвек, борчак, фасольда, йомырка сарысында, суган белән сарымсакта, кабыгыннан чистартылган дөгедә, куян һәм тавык итендә шактый күп. Бодайны ак он алу максатыннан чистартканда, ул 78 процент цинкын югалта. Шуңа күрә дә, бодайны һәм башка бөртеклеләрне үрдереп ашарга тырышырга кирәк.
Өч стакан, өч чәй сөзгече алып, беренче көнне беренче стаканга кайнамаган су салып, сөзгечкә бер-ике кашык юылган бөртекләрне тезәргә. Сөзгечтәге бәртекләр суга тияр-тимәс торырга тиеш. Ике тәүлектән соң орлыклар бер-ике миллиметр озынлыктагы ак төстәге үсентеләр бирерләр. Бу үсентеле бодайны инде ашарга була. Боткаларга кушканда, кайнар боткага салырга ярамый!
Икенче көнне икенче сөзгечтәге бодайлар, өченче көнне өченче сөзгечтәгеләре кулланырга әзер була. Алган бодай орлыклары урынына яңаларын шул тәртиптә урнаштырып баралар, стаканнардагы суларны да алыштырып торалар.
Үргән бодайда цинктан башка «Е», «В» витаминнары, тимер, кальций, фосфор, магний, селен һәм безнең организмга кирәкле макро һәм микроэлементлар күп.
Хәзер кызым, мин сиңа «Матурлык» салатын ясарга өйрәтәм: тирән тәлинкәгә 5-6 аш кашыгы «геркулес» ярмасы, 6-8 кашык кайнаган салкын су, бер аш кашыгы бал, 7-10 чикләвекне ваклап салып, бал эреп беткәнче болгатасың, тәлинкәләрнең өстен каплап, икенче көнгә кадәр өстәлдә калдырасың. (Чикләвекне полиэтилен капчыкка салып, авызын төйнәп, уклау белән тәгәрәтеп ваклаганда, чикләвек әрәм-шәрәм булмый, мае да саклана, тиз дә ваклана.)
Икенче көнне шул тәлинкә өстенә бер алманы угычтан уып саласың, 5-6 кашык сөт кушасың, ярты лимонның суын сыгып, болгатасың. Салат әзер. Бу салатны әзерләргә бки аз вакыт сарыф ителә. Ул бик тәмле һәм иң әһәмиятлесе, кеше өчен кирәкле витаминнарга һәм минераль матдәләргә бик бай.
Ярый, Кәримә кызым! Миңа китәргә кирәк! Хәкимә әниеңә миннән бик күп сәлам әйт! Сау булыгыз, чирләмәгез!
- Рәхмәт, Чирләмә әби! Үзегез дә сау булыгыз, чирләмәгез! дип, ак күлмәкле, ак яулыклы, ак йөзле әбине ишек алдына чыгарып, баскычтан төшәргә ярдәм иттем. Оялып кына булса да:
- Чирләмә әби! Минем исемем Флүрә, әниемнең исеме – Сания, – дип әйтә алдым. Шул сүзләрне әйтү белән үземдә ниндидер рәхәтлек хисе тойдым. Алдашу да – чирләр чыганагы түгел микән?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев